2018 елның 27 декаберендә Мамадыш муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә 2018 елның соңгы сертификатларын тапшыру тантанасы узды. Гаилә бюджетын 8 гаилә тулыландырды.
Залда утыручы бәхетле 8 гаиләне район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Вадим Ильич Никитин кечкенә сабыйлары туулары белән чын күңелдән тәбрикләде. “Районыбызда туган һәр бала – безнең өчен зур вакыйга, шуңа да сабыйларның балачаклары бәхетле һәм тулы булсын без бар шартларны тудырыга тырышабыз”, - дип ассызыклады Вадим Никитин. Бәйрәм хуҗасы ГХАТ бүлеге җитәкчесе Айгөл Мәсхутовна да бәхетле ата-аналарга үзенең тәбрикләү сүзләрен юллады.
Тантанада шулай ук җирле пенсия идарәсе җитәкчесе Шамил Хәсәнов катнашты. Ул үз чиратында сертификатның законлы рәвештә куллану мөмкинлекләрен тәфсирләп сөйләде.
Чараның иң зур кунагы ерак аларны якын итеп килгән Кыш Бабай һәм Кар кызы булды. Ана капиталына ия булу хокукын дәлилләүче сертификатларны алар һәр гаиләгә үз куллары белән тапшырдылар. Җавап итеп яңа туган сабыйларның абый-апалары шигырьләр сойләде, Кыш Бабай аларга рәхмәт йөзеннән баллы күчтәнәчләр ташпшырды.
Бәйрәм гомуми истәлекле фото белән тәмаланды.