Мамадыш ГХАТ бүлегендә “Династияләр хезмәте – гасырдан гасырга хөрмәтле” исемле бәйгегә нәтиҗәләр ясалды.

2018 елның 26 декабре, чәршәмбе

2018 нче елның 20 нче декаберендә Мамадыш районы ГХАТ бүлегендә чын мәгънәсендә гаилә бәйрәме узды. “Династияләр хезмәте – гасырдан гасырга хөрмәтле” исеме астныда узган район конкурсына нәтиҗәләр ясалды.

Бәйрәм кунакларын фойеда ук чын скульптуралар каршы алды. Аерым зур залда конкурска килгән эшләр күргәзмәсе әзерләнде, алар белән танышканнан соң династияләрнең һәр әгъзасы исемле Имзалар китабында кул куйды. Әлеге Имзалар китабы киләчәктә ЗАГС бүлеге музееның кыйммәтле экспонаты булачак.

Бәйрәмне фосфорлы шоу башлап җибәрде. Берсе-артыннан берсе барлыкка килгән рәсемнәр барысы да хезмәткә һәм гаиләгә бәйле иде. Гомүмән бәйрәмнең төп уе да – “гаилә һәм хезмәт мәңге аерылгысыз төшенчәләр” сүзтезмәсе булды. 

Барлык эшләр 3 номинациягә бүлендә, шулай ук бер эш Гран-Прига лаек булды. “Иң яхшы хезмәт династиясе” исеменә Аглиуллиннар гаиләсе лаек дип табылды. Галеевлар гаиләсе исә “Иң яхшы медицина династиясе” исемен алды. “Иң яхшы укытучылар” династиясендә 3 гаилә җиңүче дип табылды: Давыдовы-Якимовлар, Ахтямзяновлар, Шакировлар гаиләләре. Гран-Прига Сошиннар гаиләсе ия булды. 

Барлык җиңүчеләр район башлыгының Рәхмәт хатына, истәлекле бүләкләргә ия булдылар.

Җиңүчеләрне котларга район Башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Дәрҗеманов, башкаланың гаилә үзәге җитәкчесе Айгөл Нурисламова, МРҮБ Баш табибы Дамир Хаҗиев,  район мәгариф бүлеге җитәкчесе урынбасары Әнисә Хаҗиева килгән иде.

Бәйрәмнең яме, әлбәттә, бшкаладан катйкан кунак җырчы-композитор Илнар Миранов булды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International