Начар һава торышы саклана

2018 елның 25 декабре, сишәмбе

Начар һава торышы саклана – синоптиклар буран, юлларда кар көртләре һәм бозлавык турында кисәтә. Күз күременең сизелерлек начарлануы көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Көньяк-көнчыгыштан талгын җил, тизлеге секундына 17 метрга кадәр артырга мөмкин.

Төнлә Казанда һава температурасы -9...-11 градуска кадәр, көндез -7...-9 градуска кадәр түбән булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International