Татарстан Республикасында ел саен үткәрелә торган «Алтын йөзлек. Ел эшмәкәре» республика конкурсына йомгак ясадылар. Конкурс Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан 2013 елдан бирле үткәрелә һәм Татарстанда бизнесны үстерүгә, эшкуарлык эшчәнлегенең абруен һәм эшкуар статусын күтәрүгә юнәлдерелгән. Конкурста уңышлы эшләүче эшмәкәрләр катнашты. Җиңүчеләр исемлегендә безнең районнан Ландыш Бабаниязова да бар. Ул “Яшь эшмәкәр» номинациясендә җиңү яулап, “Елның иң яхшы эшмәкәре“ исеменә лаек булды.