Мамадыш районы ГХАТ бүлегендә аеруча мөһим чаралар өчен тектерелгән күлмәкләр презентациясе узды. Иң югары бәягә ия булган күлмәкләр – башкалада танылган стилист-дизайнер Алинә Бәдретдинованың кул җимешләре.
“Әлеге күлмәкләр аеруча мөһим чаралар өчен тегелде. Шуңа да тукымалар да, төсләре дә, модельләре дә зур игътибар белән сайланды” – дип ассызыклады дизайнер.
ГХАТ бүлеге хезмәткәрләренең күптәнге хыялларын тормышка ашырырга Мамадыш районы депутаты, башкаланың гаилә мөнәсәбәтләре үзәге җитәкчесе Айгөл Нурисламова булышты. Әйтергә кирәк, Айгөл Ришатовна Мамадыш районы өчен “Үз” кешесе. Күп кенә гаилә бәйрәмнәре аның ярдәме белән уза.