Иртәгә, 25 декабрьдә, Татарстан территориясендә төнлә һәм көндез урыны белән буран һәм күз күременең сизелерлек начарлануы көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.
Моннан тыш, көньяк-көнчыгыштан көчле җил исәчәк, җилнең тизлеге урыны белән секундына 17 метрга кадәр җитәр дип көтелә. Республика юлларында бүгенге кебек үк кар көртләре хасил булачак.
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/12/24/177683/