Вакыйга турында фото Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан комсомолы ветераннарын ВЛКСМның бер гасырлык юбилее белән котлады.

2018 елның 29 октябре, дүшәмбе
 

Бүген Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында узган Бөтенсоюз Ленинчыл Коммунистик Яшьләр Союзының (ВЛКСМ) 100 еллыгына багышланган тантаналы кичәдә катнашты. Парламент башлыгы комсомол ветераннарын Татарстан җитәкчелеге исеменнән тәбрик итте һәм республика Президенты Рөстәм Миңнехановның сәламләвен ирештерде.

“Комсомол безнең яшьләрнең күп кенә буыннары өчен чын гражданлык мәктәбе булды. Комсомол оешмаларында Ватанга мәхәббәт, олы буынга хөрмәт һәм хезмәткә мәхәббәт тәрбияли иделәр”, - диелә сәламләүдә.

Президент комсомолларның Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама, Зәйдә сәнәгать объектлары төзелешендә, нефть чыгару урыннарын үзләштергәндә алдынгы сафларда булуын билгеләп уза. 

Рөстәм Миңнеханов, шулай ук, бүген дә дәүләт һәм муниципаль идарә өлкәсендә, иҗтимагый эшчәнлектә Татарстан комсомолы вәкилләре эшләвен билгеләп узган.

Дәүләт Советы Рәисе комсомолның 200 миллионнан артык яшь кешене берләштереп, совет җәмгыятендә  лаеклы урын алуын билгеләп узды.Үз эшләрендә ватан алдында бурычларны алга куеп, комсомоллар ил үсешенә  китергән барлык баскычларны бергә үттеләр.  

"Меңнән артык удар төзелеш барды:  яңа шәһәрләр һәм алдынгы сәнәгать,  авыл хуҗалыгы һәм, хәзергәчә әйтсәк, инфраструктура. Иҗтимагый мөнәсәбәтләрнең нигезе - дәүләтнең иктисадый базисы комсомол ешмасына берләшкән яшьләр  катнашында барлыкка китерелде", - диде парламент башлыгы.

Фәрит Мөхәммәтшин әйтүенчә, комсомол  киң колачлы оешма булган. "Без җәмгыятьтә барган барлык хәлләргә үзебезнең катнашыбыз барлыгын белә һәм үзебезне җаваплы саный идек.  Ул вакытларда тупланган тәҗрибә, бигрәк тә яшьләр белән эшләү буенча,  бүгенге көндә дә республикада  кулланыла. Бу инде куп еллар дәвамында тупланган белемнәрнең һәм тәҗрибәнең, буыннар хәтеренең  югалмавын, бүген дә кирәкле булуын күрсәтә.  Комсомоллар утырткан агачлар үсә, дигән сүз", - дип саный ул.  

Дәүләт Советы Рәисе республика һәм җәмгыять тормышында мәһим роль уйнаган шәхесләрне санап узды. Алар арасында   – Рәис Беляев, Анатолий Василец, Илгиз Рахманкулов, Валерий Кузьмин, Шамил Агеев, Борис Леушин һәм башкалар. Алар һәрвакыт Ватанның ышанычлы терәге булдылар, дип басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин.

Дәүләт Советы Рәисе комсомол отрядларының яңа заводларны төзегән вакытта кырыс шартларда эшләгәнен сөйләде. Фәрит Мөхәммәтшин комсомол оешмасы составында Яр Чаллы шәһәре читендә ЗЯБ бистәсе йортын төзүдә катнашкан. "Ул биш катлы йорт бүген дә тора, анда кешеләр яши, шунысы куанычлы", - диде.

Татарстанның Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин комсомолның үз гаиләсенә турыдан-туры катнашы булуы, хатыны белән шушы хәрәкәттә танышуын әйтте. "Әле дә бергә яшибез, балалар, оныклар үстерәбез", - диде парламент башлыгы.

Тантанада Фәрит Мөхәммәтшин комсомол ветераннарына дәүләт бүләкләре тапшырды.

Дәүләт Советы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International