Мамадышта “Татарча диктант” акциясе үтте.

2018 елның 29 октябре, дүшәмбе

Бөтендөнья татар конгрессы 2016 елдан алып “Татарча диктант” акциясен уздыра. Узган ел акциядә Россиянең 20 төбәгеннән һәм 10 чит илдән ике меңнән артык кеше катнашты. Акциянең максаты — татар телендә хатасыз язарга өйрәнү, әдәби татар телен кулланучылар санын арттыру, татар әдәбияты әсәрләренә киң җәмәгатьчелекнең игътибарын юнәлтү.

2018 елда акцияне үткәрү 27 октябрьга планлаштырылган. Барлык катнашучыларга сертификатлар тапшырыла, ә хатасыз язучыларга аерым бүләкләр биреләчәк. Быел исә, “Татарча диктант”ның географиясе тагын да киңәя.

Проектның оештыручылары һәм партнерлары: Татарстан Республикасы яшьләр министрлыгы, КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты һәм “Каюм Насыйри институты” фәнни-белем үзәге.

Акцияне оештыручылар түбәндәге сылтама буенча теркәлергә тиешләр.

Элемтә өчен мәгълүмат: tatarchadiktant@gmail.com,
Телефон: 8 (843) 236-4966.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International