Һәркем өчен көз зур уңыш, яңа үзгәрешләр, тәүге һәм күркәм мизгелләр белән тиңдәшләнә. Яңа гына икенче һәм чираттагы тапкыр ана булган хатын-кызлар үзләренең “зур уңышлары” һәм яңа хис-тойгылары белән ГХАТ бүлегендә үзган ана капиталы сертификатын тапшыру тантанасында уртаклаштылар. Көзнең ямьле һәм җылы “әбиләр чуагы” аларны кагылмый калмаган: бар аналар да көннәренең мәшәкатьле булуына кармастан, матур итеп, ясанып килгән иде.
ГХАТ бүлеге җитәкчесе Айгөл Әхмәтшина залда утыручы бәхетле 11 гаиләне кечкенә сабыйлары туулары белән чын күңелдән тәбрикләде. Алыштыргысыз “Семейные Страницы” мәглүмати җыентыгын тапшырды.
Россия Федерациясе Пенсия идарәсенең Мамадыштагы бүлеге җитәкчесе Шамил Хәсәнов сертификатларны тапшырганда аларны законлы рәвештә куллану мөмкинлекләрен тәфсирләп сөйләде.
Әйтергә кирәк бу чарада сертификат алучыларның ил бае һәм өлкәне Гөлнара Ситдикова булды, ә иң яше булып Елена Андреева табылды .
Айгөл Мөсхутовна ата-аналарга һәм бәйрәм кунакларына җылы теләкләрен җиткергәннән соң, барысында да истәлекле фотога чакырды.