Бүген, 24 октябрь көнне, район Советы утырышлар залында «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Мамадыш җирле бүлекчәсенең XXVIII конференциясе узды.
Шулай ук ул партия активистларына намуслы хезмәтләре һәм «Бердәм Россия» эшчәнлегендә актив катнашканнары өчен Рәхмәт хатлары һәм партиянең яңа әгъзаларына партия билетлары тапшырды. Конференция кысаларында партиянең Мамадыш җирле бүлекчәсе җирле сәяси советы составына кайбер үзгәрешләр дә кертелде. Яшерен тавыш бирү юлы белән ротация үткәрелде. Соңыннан "Бердәм Россия " партиясе Татарстан төбәк бүлегенең XXVIII конференциясенә Мамадыш җирле бүлегеннән делегатлар билгеләнде.