Шәһәребезнең мәдәният учагы, кайчан гына керсәң дә, кырмыска оясын хәтерләтә. Соңгы елларда бигрәк тә зур активлык сизелә биредә. Дистәләрчә түгәрәкләр эшли. Аларга олысы-кечесе бик теләп йөриләр. Менә шуларның эшчәнлеге чагылдырылды узган чәршәмбе көнне сезонны ачуга багышланган концертта. Кем ничек уйлыйдыр, башка елларда тамаша залы яртылаш кына тула иде. Быел исә, алма төшәр урын да калмады, диярлек. Кемдер моны, концертның бушка куелуы белән аңлатыр. Минемчә, ул акчага куелса да, чыгышлар тамашачы күңеленә хуш килерлек булды. Театральләштерелгән тамашаның исеме “Барлык урамнар да мәдәният сараена алып килә“ дип аталган иде. Чыннан да, биш символик урамның – Бию, Инструменталь, Вокаль, Театраль, Фольклор – кайсысыннан гына килсәң дә, аның башы мәдәният учагына барып тоташа. Урамнарга әлеге исемнәрне тикмәгә генә кушмаганнар: район мәдәният йортында шул атамалар чагылдырылган юнәлешләрдә эш алып барыла. Нәтиҗәдә без “Нократ моңнары“ гармунчылар ансамбленең, балалар курчак һәм халык театрларының, вокал, хореография серләренә төшенүче балаларның, ветераннар хорының, “Кайтаваз“ агитбригадасының, “Урагай“ – керәшен, “Кышкы чия“, “Ак калфак“ – татар, “Рябинушка“ рус фольклор, “Зиләйлүк“ вокаль ансамбльләренең чыгышларын карап, тагын бер мәртәбә район мәдәният йортының эшчәнлегенә күз салгандай булдык. Концерт ахырында чыгыш ясаган район мәдәният бүлеге начальнигы Степан Спиридонов: –Район мәдәният йорты биредә хезмәт куючыларныкы гына түгел, ул – тамашачыларныкы да. Күргәнегезчә, биредә күпме түгәрәкләр эшли. Аларга йөрергә теләгән һәркем өчен ишекләр ачык, – диюе белән мең хаклы. Чыннан да, рухи байлык сараен күз карасыдай саклыйк. Вакытыгызны файдалы үткәрәсегез килә икән, мәдәният учакларына йөрик.