Эш эзләүчеләргә ярдәм дәресе.

2018 елның 19 октябре, җомга

2018 нче елның 17 нче, 18 нче октябрь көннәрендә Казан шәһәренең “Бинк” өстәмә һөнәри белем бирүче эшлекле социаль клубының белгече Ирина Халяпина Мамадыш районының эш белэн тәэмин итү үзәгендә эш эзләүчеләр өчен социаль адаптация дәресе уздырды.

Бу чараның төп максаты - эшсез калучыларга эш эзләү чорында очраган авырлыкларны җиңү юлларын аңлату.

15 эш эзләүче мөстәкыйль эш эзләү күнекмәләре, үзең турында резюме язу, эш бирүче белән дөрес итеп әңгәмә кору, үзеңне булдыклылыгыңны күрсәтә белергә күнегүләр уздылар.

Әлеге дәресләр эшсезләрне сүлпәнлеккә, күңел төшенкелегенә бирелмичә, тормышка югары караш белән яшәүне дәвам итеп, эш эзләү чорын киметүгә юнәлдерә.

Тыңлаучыларга дәрес барышы бик ошады, алар үзләрен иркен тотып, әңгәмә бик югары җанлылыкта барды.

Чара ахырында һәр катнашучыга эш эзләү буенча үзе өчен махсус төзелгән язма киңәш-тәкъдим бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International