Яктылыктан күзләр камаша.

2018 елның 17 октябре, чәршәмбе

Шәһәрдәшебездән килгән бу сорау үзебезне дә кызыксындырды һәм шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Рәшит Гарипов белән элемтәгә кердек. Ул Җиңү паркындагы эшләрнең үзарасалым акчасына башкарылуын, “Энергоцентр“ җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте электрчылары тарафыннан эшләнүен әйтте. Әлеге җәмгыять тарафыннан соңгы елларда шәһәребездә урамнарны яктыртуны яхшырту буенча бик күп эшләнде. Быел гына да дүрт километрдан артык бишенче линия сызылган. Начар яктыртылган урамнарга һәм ишек алларына өстәмә рәвештә илле бер багана утыртылып, барысы 335 яктырткыч урнаштырганнар. Аларны өстәп кую эшләре һаман дәвам итә әле. Җәмгыять директоры Сергей Медведев белән элемтәгә кердек. Ул: –Җиңү паркындагы иске яктырткычларны, аларның баганаларын бөтенләй сүтеп алдык. Декоратив стильдә ясалган җитмеш ике багана монтажланды. Аларга 103яктырткыч урнаштырылды. Элек паркның үзәк мәйданчыгында яктырткычлар бөтенләй юк иде. Анда да көйләдек. Яктырткычлар тротуарлар тирәли дә куелды. Җиңү паркында да төрле массакүләм чаралар еш үткәрелә. Бу вакытта электр аппаратурасын линиягә тоташтыру өчен, өч урынга щитлар (силовые щиты для подключения дополнительных потребителей) урнаштырдык. Парктагы десантчылар, разведчиклар һәйкәлләренә, танкка, самолетка һәм вертолетка махсус яктырткычлар көйләнде. Хәзер алар төнлә дә бик матур булып күренәләр. Элек керү урыннары да яктыртылмаган иде. Аларга да махсус яктырткычлар урнаштырылды. Егетләребез Чернобыльчеләр аллеясында да эшләрен башлап җибәрделәр. Октябрь һәм ноябрь айларында анда һәм Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарга куелган һәйкәл янында яңа яктырткычлар көйләнәчәк. Элекке Эйфель башнясы макеты урынына яңасы урнаштырыла. Аңа заказ бирелгән инде. Тиздән кайтып җитәргә тиеш. Анда да, төнлә дә ерактан ук күренеп торырлык итеп, яктырту җайланмалары монтажланачак, – дип сөйләде. “Энергоцентр“ җәмгыяте бик зур түгел. Барысы ундүрт кешене берләштерә. Әмма алар ел саен киң колачлы эшләр башкаралар. Быел җәй шәһәр пляжын өч яруслы итеп ясау эшләре башланып китте. Бик матур комплекс килеп чыгачак. Анда да заман таләпләре җавап бирерлек һәм зәвыклы яктырту системасы монтажланачак. –Пузанка тавындагы гражданнар сугышында һәлак булганнарга куелган һәйкәл янына быел тротуарлар, мәйданчыклар ясалды. Анда да яктырту системасын эшләү планыбыз бар, – ди шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Рәшит Гарипов. Шәһәрнең яктырту системасының камиллеге килгән кунаклар өчен түгел, үзебез өчен кирәк. Бер яктан урамнарыбызның чисталыгы һәм төзеклеге шәһәргә ямь бирсә, икенче яктан нәкъ менә аларның аллы-гөлле утларга күмелүе тагын да матурлап җибәрә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International