Нократка чиста су ага.

2018 елның 17 октябре, чәршәмбе

Шәһәр халкының хыялы, ниһаять, тормышка ашты. Узган гасырның икенче яртысында аны төзүгә керешкәннәр иде инде. Әмма илдәге тотрыксызлык, финанс кытлыгы һәм башка икътисадый кыенлыклар аркасында бу объект “озак төзелүче“ исеменә “лаек“ булды. Былтыр боз урыныннан кузгалды. –Моның өчен Мамадыш халкы районыбыз башлыгы Анатолий Ивановка бик рәхмәтле. Әлеге объектка икенче сулыш өрү өчен аңарга күп тырышлык куярга туры килде, – ди “Мамадыш водоканалы“ җәмгыятенең баш инженеры Нияз Сәйфетдинов. Корылмаларны файдалануга тапшыргач та, алар башта тәүлеккә нибары 400 куб метр юынтык һәм канализация суларын гына кабул итә. Бүгенге көндә әлеге күләм 2,5 тапкырга күбрәк. Чөнки хәзер биологик чистарту корылмаларына бөтен шәһәрдән юынтыклар килә. –Корылмаларның егәрлеге 2400 куб метр. Алга таба бүгенге күләмнең киләчәктә артачагына нигез бар: шәһәр ел саен үсә, яңа күпкатлы һәм шәхси йортлар төзелеп тора, – дип дәвам итә баш инженер. Яр Чаллы юнәлешенә җәйге эссе көннәрдә машинада баручылар Алабуганың трассадан ерак булмаган урында урнашкан чистарту корылмалары турыннан узганда, кайчагында ихтыярсыздан борыннарын куллары белән кысмыйча калмыйлардыр. Үзебезнең корылмаларга якынлашканда, машина эче күңелгә ятышсыз ис белән тулыр, дип уйлаган идем. Объектның капка төбенә җиткәч тә, аның территориясендә йөргәндә дә борынны капларлык сәбәп булмады. Дөрес, җыентыклар, биологик һәм башка калдыкларны кабул итә торган участокта гына бераз ис сизелә. Билогик чистарту корылмаларын ачу тантанасын әле дә хәтерлим. Анда күп кенә шәһәрдәшләребез дә катнашты. Аларның кайберләрен яңа объект барлык стандартларга да җавап бирәчәкме, чынлап та безнең Нократ елгасына канализация сулары чистартылып агачакмы, исе шәһәргә килмәсме, дигән сораулар борчымыйча калмагандыр. Борчылуларының урынсыз икәне аларны канализация сулары агып кергән һәм су тере бактерияләр ярдәмендә чистартыла торган бүлемнәрне карагач та юкка чыккандыр, дип уйлыйм. Монда хезмәт куючыларны тагын бер мәсьәлә борчый: күпбүлмәле фатирларда яшәүчеләр арасында унитазларга чүпрәк-чапраклар ташлаучылар да очрый. –Шәһәрдәш ләребезнең мондый битарафсызлыгы, канализация линияләренә генә түгел, чистарту корылмаларының эшчәнлегенә дә тискәре йогынты ясамыйча калмый. Шуңа күрә, мамадышлылар көнкүреш калдыклары өчен махсус урыннар барлыгын исләреннән чыгармасыннар иде, – ди биологик чистарту корылмалары начальнигы Илдар Хәсәншин. Моннан тыш, шәһәрнең Горький урамындагы КНС кына җибәрми юынтыкларны, күптән түгел генә Приовражная урамында Германиядә җитештерелгән ике насослы яңа КНС файдалануга тапшырылган. Шулай итеп, хәзер шәһәрнең Ушма аръягы да чистарту корылмаларына тоташкан. Элеккеге КНСтан алып бирегә кадәр 5 километр озынлыкта линия сузылган. Горький урамындагы станцияне киләсе елда үзгәрешләр көтә. Өч гектарга якын мәйдан биләгән биологик чистарту корылмаларына кадәр шәһәрдән асфальт юл сузылган. Аның территориясен төзекләндерү эшләре дә игътибар үзәгендә. Киләчәктә биредә агачлар утырту, яшелләндерү, территория эчендәге юлларны асфальтлау, теплица төзү һәм башка күп кенә эшләр башкару планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International