Узган атнада Зәй шәһәре билбауларда көрәш буенча Россия чемпионатын кабул итте. Татарстан көрәшчеләре гомумкоманда беренчелегендә җиңү яуладылар. Турнирда җөмһүриятебез данын безнең районнан алты спортчы яклады. Шуларның икесе – Римма Садыйкова (76 килограммнан авыррак категориядә) белән Егор Такарлыков (82 кг) пьедесталның өченче баскычына күтәрелделәр.