Узган ел әлеге хәреф ябыштырылмаган булса, 500 сум штраф каралган иде. Быел яз көне Россия Эчке эшләр министрлыгы аны ябыштыруны бетерергә тәкъдим итте. “Шипы“ наклейкасы билгесе хәзер бик актуаль түгел, дип санадылар министрлыкта. Бу турыда хөкүмәткә карар проекты да әзерләнде. Әмма ул гамәлгә кермәде. Шулай булгач, шипалы тәгәрмәчләр кую сезонында әлеге наклейканы ябыштыру мәҗбүри кала бирә.