Президент безне мактады.

2018 елның 16 октябре, сишәмбе

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында Казанның “Корстон“ мәдәни-күңел ачу үзәгендә Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләренә багышлап үткәрелгән тантанада районыбыз башлыгы Анатолий ИВАНОВ җитәкчелегендә мамадышлылар да катнашты. Делегация составында район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Ильяс ГАПТРӘХИМОВ, эшмәкәр Рифат МОТЫЙГУЛЛИН, “АПК “Азыктөлек программасы“ ҖЧҖнең башкарма директоры Раил ФАТЫЙХОВ, “ИП Мотыйгуллин“ның техник директоры Айрат ШӘЙХЕТДИНОВ, “Россельхозцентр“- ның район филиалы начальнигы Хәлим СӘЛАХОВ, “Юнысов“ крестьян-фермер хуҗалыгы тракторчысы Илнур МИННЕХАНОВ, “Шәмсетдинов“ крестьян-фермер хуҗалыгы механизаторы Дамир КӘРИМОВ, “Агрохим“ ҖЧҖ директоры Айрат ХӘСӘНОВ та бар иде. Республикабыз җитәкчесе Рөстәм МИҢНЕХАНОВ үзенең тәбрикләү чыгышында мамадышлыларның соңгы елларда игенчелектә һәм терлекчелектә ирешкән уңышларын да телгә алып узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International