Якын дус, киңәшче...

2018 елның 16 октябре, сишәмбе

Шул вакыт эчендә Зәки Минзәлә педучилищесын тәмамлый, хезмәт укытучысы һөнәрен үзләштергән, хезмәт юлын Азнакай районында башлап, армиядә хезмәт итеп кайта. Соңыннан Алабуга педагогия институтын тәмамлый һәм туган авылы мәктәбенә педагог-тәрбияче булып эшкә урнаша. Бүгенге көндә ул Көек-Ерыкса мәктәбендә директор булып эшли. Күпме еллар, күпме юллар үтелгән. Аңа берара Түбән Шүләңгер авыл Советы җитәкчесе дә булып эшләргә туры килә. Кайда гына хезмәт куйса да, эшен җиренә җиткереп, фәнни нигездә алдынгы тәҗрибәне кулланып, мәктәп коллективы белән яңа идеяләрне тормышка ашырып, алга зур максатлар куеп, аның нәтиҗәсен фаразлап оештыра белде. Шуңа күрә дә аның укытучылары һөнәри конкурсларда матур күрсәткечләргә ирешәләр, укучылары бердәм дәүләт имтиханнарын уңышлы тапшыралар, фән олимпиадаларында республика күләмендә призлы урыннар яулыйлар. Зур Шыя, Көек-Ерыкса мәктәпләре төрле елларда Россиякүләм үткәрелгән инновацион эш оештыру буенча миллион сумлык бүләкләргә лаек булдылар. Бу күрсәткечләрдә директорның оештыру осталыгы да, педагогларның иҗади эшләве дә, мәктәп тәҗрибә участогында фәнни эш алып бару да, укучылар сәламәтлеген кайгырту да, укыту-тәрбия эше күрсәткечләре – барысы да исәпкә алына. Бу үрләрне яулар өчен күпме көч түгелгәнен, хезмәт куелганын җитәкче һәм мәктәп коллективы гына белә. Зәки Раиф улы – максатчан, бөтен эшен җаны-тәне белән бирелеп эшләүче кызыклы шәхес. Кирәк икән, турысын әйтә, кыен чакта ярдәмгә дә килеп җитә, күңелеңне тынычландырырлык сүзләр таба белә, кирәк икән, педагогларны иҗади ачышларга да рухландыра. Ул укучы күңелен тоемлап, үзен балалар урынына куеп фикерләп, яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып эш итә белә, балаларга үз тормыш юлын табарга өйрәтә, һәр предмет белән кызыксындыра. “Укытмаган фән калмады, хезмәт кенә укыта алмадым”, – дип шаярта ул. Аның эчкерсезлеге, һәр мәсьәләгә иҗади якын килеп эзләнүе, замана таләпләренә җавап бирерлек кыю фикерләре белән коллективны рухландыра белүе матур нәтиҗәләргә ирешергә ярдәм итә. Зәки Раиф улын балалар һәм өлкәннәр психологиясен аңлап эш итүче сизгер педагог дияр идем. Чөнки ул һәр балага индивидуаль якын килә белә, аларга төпле киңәшләр бирә, дустанә мөнәсәбәт урнаштыра, күңелен яулый, эчке дөньясын тоемлый. Сирәк кешеләрдә була торган әнә шундый сыйфаты өчен, кешеләргә игелекләр эшләргә яратучы киң күңелле, тәвәккәл йөрәкле булганы өчен хөрмәт итәм мин аны. Педагог булган бөтен кешене дә чын педагог дип әйтеп булмый. Минемчә, чын педагогның иң мөһим сыйфаты – рухи байлык һәм эчкерсезлек. Укучы бала уңышларына сөенә белүе, кешенең уңай сыйфатларын үстерергә ярдәм итүе, педагогик коллективта һәркемне хөрмәт итүе, ярдәмгә килергә әзер тора белүе белән бәхетле Зәки Раифович. Аның уңышларында тормыш иптәше, педагог Рәфидә Ахун кызының да өлеше зур: ул иренең тылы – йортны тәртиптә алып бара, бакча -абзар тирәсендә дә ул “хуҗа”, юк-бар белән хәләл җефетенең “башын катырмый”. Балалары Әлинә белән Алмаз да – яшьтән хезмәткә өйрәнеп үстеләр, әтиәниләренең ныклы терәге ярдәмчеләре. Зәки дә, үз чиратында, Рәфидәгә авылның “Ак калфак” оешмасы эшен оештыруда ышанычлы терәк һәм ярдәмче булып тора. Алар бер-берсен ярты сүздән аңлап, киңәшләшеп яшиләр, әти-әнилрен кадер-хөрмәттә яшәтеп, соңгы юлга озаттылар, дини йолаларны үтәп, туганлык җепләрен өзмичә, төп нигезнең тынычлыгын саклап, гөлгә-чәчәккә күмеп, шәригать кагыйдәләренә буйсынып яшиләр. Авылда бу укытучылар гаиләсенең яшьләр өчен үрнәк булуы да бик күркәм. Һәр укытучы үзенең шәкертләре күңеленә яктылык, яхшылык, игелеклелек төшенчәсен сеңдерә-тәрбияли алса, шул укучылар үсеп кеше булгач, остазлары каршына килеп: ”Рәхмәт, укытучым!” – дип әйтсә, тырыш хезмәт, укыту-тәрбия, гомер заяга үтмәгән, дигән сүз. Иманым камил, Зәки Раиф улы каршына килеп рәхмәт әйтүчеләр күптер. Укытучы өчен шуннан да олы бәхет юк ул. Бүген аңламаганнар күп еллар үткәч тә килә әле ул каршыга. Әйткән рәхмәтләрнең бәясен олыгая барган саен, гомерләр узган саен тирәнрәк тә аңлыйсың әле ул. Ышаныгыз, бу шулай, үземнән беләм...

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International