Бүгенге көндә ремонт эшләре баручы балалар поликлиникасы танымаслык булып үзгәрә. Аның стеналарын матурлауга төзүчеләр дә, рәсемнәре белән республикабызда һәм аннан читтә дә танылып өлгергән Роберт Сәләхетдинов та өлешен кертә. Ул аларны мультфильмнардан күренешләр, аларның каһарманнары рәсемнәре белән бизи. Алар барысы да нәни пациентларның күңеленә хуш килмичә калмас. Рәссам үз эшләрен социаль челтәрләрдәге битләренә дә урнаштырган.