Алмагачлар шаулап үсәр.

2018 елның 15 октябре, дүшәмбе

Шәһәрдәге дүртенче санлы мәктәп территориясендә җиләк-җимеш бакчасына нигез салынды. Биредә шушы араларда гына егерме төп алмагач утыртылды. Укучылар аларны утыртуда теләп катнаштылар. Һәр алмагач каршына, табличкаларга, кемнәр утыртуда катнашканлыгы язып куелды. Биредә киләчәктә башка төрле җиләк-җимеш агачлары да утыртырга планлаштыралар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International