Авыруларга юл бикләүче.

2018 елның 12 октябре, җомга

–Гаиләдә унбер бала үстек без. Мин Усали мәктәбенең өченче сыйныфында укыганда әни вафат булды, – дип искә ала Илсөяр Хуҗахмәтовна. – Әти бөтен көчен гаиләгә бирде, төннәрен йокысы туймас иде, иң тәмле ашамлыкларны безгә, балаларына, саклап тотты. Мәктәп җыелышларына йөрде, безнең нинди билгеләр алуыбыз, кем белән дуслашуыбыз турында һәрчак хәбәрдар булды. Ул безне һәрвакытта да аңлый иде. Мәктәптә укыту гына түгел, ә аларга яхшы белем бирү, тормышта яхшы һөнәр сайлау – менә шуларга омтылды ул. Дуслыкка һәм үзара ярдәмләшүгә әтиебез өйрәтте. Без дә аны кыен хәлләрдә калдырмадык, дип уйлыйм: бер-бер артлы иң гуманлы, иң кирәкле һөнәрне – медицина хезмәткәре белгечлеген сайладык. Әтиебезнең: “Эшегездә бик төгәл булыгыз, кешеләр өчен җылы телегезне кызганмагыз,“ – дигән сүзләрен бүген дә оныта алмыйм әле. Илсөяр сөйләгәндә, мин гади авыл гаиләсеннән медицина хезмәткәрләре династиясе барлыкка килүенә гаҗәпләнеп утырам. Алар арасында кемнәр генә юк. Башкалабыз Казанда һәм районда эшләүче табиб-стоматологлар да бар алар арасында. Илсөяр ханымның ике улы да медицинаны сайлаганнар. Илфат – ортопед-стоматолог, аның тормыш иптәше Лилия дә шушы тармакта хезмәт куя; кече улы Ришат әлегә студент, булачак теш табибы. Ә бит барысы да Усалида яшәгән гади кешенең хыялыннан һәм максатыннан башлана – әнисез калган балаларны кеше итү һәм аларга югары белем бирү! Бала чагында нигез салган төп принципларга Илсөяр Хуҗахмәтовна бүген дә тугры калган икән, бу очраклы түгел. Һөнәри тәҗрибәсенең иң кыйммәтле бөртеген, тормыш зирәклеген ул коллегалары – Рәзинә Шәрипова, Любовь Мазилова, Валентина Бородина, Резедә Гыйльметдинова, Мөхәммәтгалим Нәгыймов, Гөлназ Хәнәфиева белән бүлешә, алар исә аңа көндәлек эшендә, пациентлар белән аралашканда ярдәм итәләр. Ә авырулар арасында, мәгълүм булганча, төрлесе очрый. Сүземә ышаныгыз, физиотерапия бүлекчәсендә булуыгызны (бәлки, һәркем биредә бер тапкыр булса да дәвалануда булгандыр) исегезгә төшерегез: беркем дә монда эшләүчеләр турында начар фикер әйтмәс. Алар ару-талуны белмиләр, һәркемгә игътибарлылар. Көн саен монда 150-200 кеше дәвалану уза. Кабинетларда тупас сөйләшкән, кычкырган тавышларны ишетүне күз алдына да китереп булмый. Киресенчә, эш ритмында барысы да шулкадәр җайга салынган ки, күрше бүлмәдәге приборның эше “тәмамланган“ны белдереп яңгыраган сигналга мин игътибар да итмәдем. Илсөяр, исә, ишетүгә, шунда ук пациенты янына кереп китте. –Физиотерапия бүлекчәсендә мин 1984нче елдан бирле, Алабуга медицина училищесын тәмамлагач та эшли башладым. Минем остазым булган Федосья Николаевна Зиннәтова киң күңелле, шул ук вакытта таләпчән кеше иде. Физдәвалану – УВЧ-терапия, парафин, электромассаж, магнитотерапия, массаж – пациентны комплекслы дәваларга ярдәм итә, – ди Илсөяр Гаделшина. Неврология бүлекчәсе пациентлары Нурия Закирова, Гөлсимә Закирова, Миннегөл Муллаәхмәтова, амбулатор дәвалануы узучы Илсур Саттаров, Юрий Неумоин әйтүенчә, бүлекчәнең бердәм коллективы позитив психологик шартлар тудыра. Бу – җылы сүз, елмаюлы караш, үз гамәлләреңдә тыныч ышанычлык белән дәваларга да мөмкинлек бирә, дигән сүз. Болар барысы бергә дәвалауга омтылучы һәр табибка уңай нәтиҗә бирергә ярдәм итә. Эше муеннан булса да, Илсөяр Хуҗахмәтовна район үзәк хастаханәсенең җәмәгать тормышында да актив катнашырга өлгерә: район күләмендә уздырылган спорт бәйгеләрендә призлы урыннар ала, шул вакытта менә дигән хатын, әни һәм әби булып кала. Әлбәттә, боларга нык җилкәле ире Рифат Хакович ярдәменнән башка ирешеп булмас иде. Язмам героеның тормышы якты һәм гармоник рәвештә уза. Ул үзенең яраткан эшен тапкан, гаиләсендә бәхетле кеше һәм күпләргә кирәкле шәфкать туташы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International