Бүген аңа таш түшәлгән юл керә. Ул трассадан башланып, авылның икенче башынача сузылган. Машинаны авыл башында калдырып, вак таш түшәлгән юлдан җәяүләп узарга булдым. Ул артык зур түгел, анда нибары ике дистәгә якын гына йорт. Минем уйлавымча, шуларның сигезендә генә кешеләр яши. Мине инде шактый “гомер“ кичергән йорт белән янәшә кирпечтән салынган торак үзенә җәлеп итте. Илле яшьлек Валентин Сергеевныкы булып чыкты ул. Хуҗа өендә иде. Сүзне яңа йорттан башларга булдым. –Әле һаман күченә алган юк. Эчке эшләрне тәмамлыйсы, газ, су һәм электр кертәсе бар әле. Бер-ике елда төзеп бетерергә шактый акча кирәк бит аңа. Кая ашыгырга, исән-сау булсак, өй туе да уздырырбыз, Алла боерса. Ходай саулыктан аермасын. Туганнар булышлыгы белән күтәрелде бу йорт. Кеше яллап эшләтсәң, бик кыйммәткә төшәр иде, – ди ул. Моннан тугыз ел элек нигез салынган аңа. Әгәр авылда эше булса, бу кадәр озакка да сузылмас иде. Валентин шушы авылда туган, Зур Шыя мәктәбендә белем ала, армиядә хезмәт итә, аннан соң “Дружба“ колхозында механизатор булып эшли. Моннан уналты ел элек трактор ремонтлаганда, металл кыйпылчыгы күзенә эләгә. Бүген ул өченче төркем инвалид. Ләкин гел эшсез тормый икән: шәхси тракторлар ремонтлау белән шөгыльләнә. Ихатасында маллар асрый. Ике савым сыерның сөтен тапшырып ай саен 5-6 мең сум акча гаилә бюджетына керә. –Ургылып акча кермәсә дә, булганына шөкер итеп яшәп ятабыз. Тамчыдан күл җыела дигәндәй, бераз акча туплануга аны йорт өчен эшкә җигәбез, – ди ул. Унтугыз ел элек гаилә корган. Хатыны Лариса белән өч бала тәрбиялиләр. Олы уллары Антон Зур Шыя урта мәктәбендә – тугызынчы, кызлары Наташа – җиденче, кечеләре Максим дүртенче сыйныфта белем алалар. Лариса бүгенге көндә “АПК “Азык-төлек программасы“ җәмгыятенең Малмыжка фермасында хезмәт куя. ның үткәне турында да сөйләшеп алдык. –Без үскәндә утызга якын йорт бар иде, һәр гаиләдә кимендә биш-алты бала үсте. Валентина һәм Сергей Кузьминнар белән Анисия һәм Иван Егоровларда алар унышар иде. Валя апа бүген ялгызы гына авылда яшәп ята. Дөрес, балалары ташламый үзен. Минем тормыш иптәшем Егоровларның оныгы. Аллага шөкер, аларның барлык балалары да исән-саулар. Анисия әби белән Иван бабайның уллары-киленнәре, кызлары-кияүләре, оныклары, оныкчыклары берәр бәйрәмгә җыелсалар, иллегә якын булалар, – ди ул. Кызганычка каршы, бүген авыл урамында тынлык хөкем сөрә. Буш калган Авыл җанлы Валентин Сергеев йортлары янәшәсендә. Автор фотосы өйләрдә дә кайчандыр балалар тавышы тынмагандыр, ихаталар маллар, казүрдәкләр, тавыклар белән тулы булгандыр. Ә бит алар үзләренең мөгерәүләре, кыткылдаулары, гагылдаулары белән элек һәр авылның тере оркестры ролен үтәделәр. Аннары “авыл картая“ дигән төшенчә белән дә килешми мөмкин түгел. Каргалыда нибары өч хуҗалыкта гына тормыш үз җае белән бара. Калганнарында өлкән яшьтәгеләр гомер кичерә. Шуларның иң яше Владимир Анисимовка 64 яшь булса, иң өлкәне Наталья Филипповага 90 яшь чамасы. Аны да Яр Чаллыда яшәүче кызы кышка алып китә икән. Валентинның нигә шәһәргә чыгып китмәвенең сәбәбен сорагач, ул: –Мин дүрт балалы гаиләдә өченче булып туганмын. Ике ир туганым иртә гүр иясе булдылар. Мин дә чыгып китсәм, нигезебез ташландык хәлгә килеп, аның бакчасын, ишегалдын алабута, әрекмән басып бетерер иде. Аны карап тора алыр идемме, монысын тәгаен генә әйтеп булмый. Аннары, шәһәрне бик яратып та бетермим. Берәр шәһәргә барсам, тизрәк авылга кайтырга ашкынам, – дип җавап бирде. Валентин белән Каргалы