Тирләп эшләгәннең – ашы тәмле.

2018 елның 12 октябре, җомга

“Ачыксаң да сөт эч, арысаң да сөт эч, авырсаң да сөт эч”, – дигән халык әйтеме бар. Без чынлап та сөтне күп кулланабыз. Авыл балалары бигрәк тә, чөнки авыл кешесе үзенең тормышын сыердан башка күз алдына да китерә алмый. Сыер – ул сөт фабрикасы. Шуңа күрә халык: “Сыйлы көнем – сыер белән”, – ди. Сыер – хәзерге көндә акча кертүче дә. Аны тотуның тәмен авыл кешесе элек-электән белгән. Бүген дә яшьрәк һәм тырыш гаиләләр аларны күпләп асрарга тырышалар. Түбән Тәкәнеш авылы җирлегенә кергән торак пунктларда кимендә ике сыер тотучы гаиләләрне җитмештән артык санарга мөмкин. Югары Тәкәнеш авылында гомер кичерүче Резеда һәм Илдар Әдһәмовлар гаиләсе абзарында бүгенге көндә биш сыер һәм өч бозаулары тыпырдап тора. Авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Хәмизуллин аларны: “Бар яктан да килгән, тырыш гаилә. Үз көчләре белән көн күрәләр“, – дип бәяләде. Илдар – Тәкәнеш подстанциясендә водитель булып эшли. Резеда – хуҗабикә, балалар тәрбияли. Дүрт бала анасы ул. Олы уллары Ленар Мамадыш политехник көллиятендә белем ала. Ике балалары мәктәптә укый, төпчекләре балалар бакчасына йөри. Илдарның әтисе Нәкыйп ага гомере буе “Родина“ күмәк хуҗалыгында комбайнчы, тракторчы булып эшләгән. Бик тырыш, алдынгы механизаторлардан саналган. Оста балта остасы да булган ул. Олыгайгач, вафат булучыларга ләхет такталары ясаган. Хәзер инде бу олы җанлы агай вафат, кешеләргә эшләгән игелекләре өчен, урыннары җәннәттә булсын. Әнисе Маһизәр – терлекчелектә хезмәт куйган. Резеда – Көмешкүл ягыннан, аның да әтисе – механизатор, әнисе терлекчелектә эшләгәннәр. Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының авыл җирендә яшәүче яшь гаиләләргә йортлар җиткерү буенча программасы гамәлгә кергәч – 2007нче елда Резеда һәм Илдар Әдһәмовлар, анда катнашып, яңа өй салалар. Бу эштә аларга Илдарның әтисе Нәкыйп ага беренче киңәшче һәм булышчы булган. Ул елларда Резеда “Тәкәнеш-Вамин“ агрофирмасы ашханәсендә пешекче булып эшләгән. Гаилә башта да ике сыер тоткан. Былтыр Авыл хуҗалыгы һәм азыктөлек министрлыгының гаилә фермалары оештыру турындагы программасында катнашкач, аларның баш санын бишкә җиткергәннәр. Хәзергә алар фуражны да, печән белән саламны да сатып алалар. Сөтнең бер өлешен күрше-күләннәргә саталар. Калганын Мамадыш сыр-май комбинатына тапшыралар. Җәйге айларда көненә 50шәр литр алып чыккан көннәре дә булган. Әдһәмовлар ел саен күпләп казлар һәм үрдәкләр алып та үстерәләр. Йонлы аяклы тавыклар да асрыйлар. Йортлары янындагы бакчаларында, ә ул утыз алты сотыйга тула, бәрәңгедән тыш, кәбестә, помидар, кыяр, баклажан, кишер кебек яшелчәләрнең барысын да үстерәләр. Ашаудан артып калган бәрәңгеләр малларга пешереп бирелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International