Тоннага якын тоз тотылган.

2018 елның 12 октябре, җомга

Җөридә урта мәктәп бинасы ачылуга 30 ел тулды. Шушы уңайдан белем бирү учреждениесендә чара уздырылды. Аңа танылган якташлар, район һәм мәгариф бүлеге җитәкчелеге, ветеран укытучылар, заманында шушы мәктәптә эшләп, лаеклы ялга чыккан техник хезмәткәрләр, биредә белем алган укучылар кайткан иде. Ветеран укытучылар үзләренең хезмәт юлларын искә төшерделәр, бәйрәм концерт номерлары белән бергә үрелеп барды. Утыз ел эчендә Җөри урта мәктәбен 587 укучы тәмамлаган, аларга 78 укытучы һәм тәрбияче белем һәм тәрбия биргән. Бу дәвердә белем бирү учреждениесендә 38 техник хезмәткәр һәм пешекчеләр эшләгән, тоннага якын тоз тотылган, 420 кап акбур беткән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International