Әдәби бәйге оештырыла.

2018 елның 12 октябре, җомга

Мәктәпләрдә белем алучы 10-17 яшьлекләр арасында “Каләм тибрәтәбез“ исемле әдәби бәйге уздырылачак. Аны оештыручылар – район башкарма комитеты, мәгариф, мәдәният, үзәкләштерелгән китапханәләр системасы, “Ак калфак“ Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумының Мамадыш районы бүлекчәсе. Конкурс өч этаптан торачак. Беренчесендә агымдагы елның 15нче октябреннән киләсе елның 15нче февраленә чаклы иҗади эшләр тупланачак, икенче этапта (2019нчы елның 16нчы-26нчы феврале) алар жюри тарафыннан тикшереләчәк һәм май аендагы йомгаклау этабында җиңүчеләр ачыкланачак. Конкурска эшләр түбәндәге номинацияләр буенча кабул ителәчәк: “Иң яхшы шигырь“, “Үзем язам әкият“, “Мин – хәбәрче“, “Тукайга хат“ темасына эссе“ һәм “Публицистика“.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International