Район мәдәният өлкәсендә хезмәт куючылар өчен “кызу урак“ өсте башлана. 17нче октябрь көнне район мәдәният йортында мәдәният бүлеге, үзенең чираттагы сезоны ачу кысаларында, бай эчтәлекле театральләштерелгән концерт программасы әзерли. Ә икенче көнне шәһәр оешма-предприятиеләре, бюджет учреждениеләре арасында уздырыла торган күркәм фестиваль-конкурска да старт биреләчәк. Беренче булып район мәдәният йорты сәхнәсендә “Ләйсән“ һәм “Кояшкай“ балалар бакчалары коллективлары “бил алышачак“. Ике көнне дә тамашалар кичке сәгать 7дә башланачак. Беренче көнне алар бушлай булса, 18нче октябрьдә булачак тамаша өчен билет бәясе – 100 сум.