2018 елның тугыз аенда Татарстан халкына 133 миллионнан артык электрон хезмәт күрсәтелгән. Бу, узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, 72 процентка артыграк. Бу хакта Татарстанның Министрлар Кабинетында брифингта ТР Премьер-министры урынбасары- мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов әйтте.
Росстат статистикасы буенча, Татарстанда яшәүчеләрнең 80 проценттан артыгы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрне электрон рәвештә ала. Чагыштыру өчен, Россия буенча уртача күрсәткеч - 51 процент, Мәскәүдә 65 проценттан артык. Татарстанда югары күрсәткечкә дәүләт хезмәтләрнең үз порталы булу йогынты ясый.
"Бүген порталда 248 төрле электрон хезмәт һәм сервис күрсәтелә", - диде министр. Ул 2010 елда эшчәнлеген башлаганда порталда 31 төрле хезмәт булуын искәртте.
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/10/16/173524/