Коллектив федераль әһәмияттәге – 109, региональ әһәмияттәге 371 километр озынлыктагы юлларны ремонтлау, төзү һәм тәртиптә тоту белән шөгыльләнә. Агымдагы елда да байтак эшләр башкарылган: Мамадыш, Балык Бистәсе һәм Теләче районнарындагы 12,5 килметр озынлыктагы региональ юлларга, Мамадыш районындагы – 1200, Теләче районындагы 1500 метр озынлыктагы урам челтәрләренә ремонт һәм реконструкция ясалган, М-7 “Волга“ трассасында (“Мамадыш“ развязкасында һәм 978нче километрдан алып 979нчы километргача, Мамадыш һәм Алабуга районнары чигендә) 41мең квадрат метр мәйданга яңа асфальт түшәлгән. Киләсе елда алар өчен мөһим объект булып М-7 “Волга“-Соколка-Югары СикәнәсСикәнәс юлын төзү кала. Алдагы елга планнарына күз салсак, “Мамадыш-Кукмара“ юлында 3500 метр озынлыктагы юлны ремонтлау, 6300 метрда реконструкция уздыру каралган. Калган эш күләме Яңа елдан соң билгеле булачак. Ә менә юлларга разметкалар ясау, юл билгеләре урнаштыру, инфрастуктураны куркынычсыз эксплуатацияләү дәрәҗәсендә тоту – юлчыларның көн саен башкара торган, җиңел булмаган эшләре. –Һөнәребез бездән зур җаваплылык сорый. Коллективтагы 167 кешенең һәркайсы төзелеш нормаларын, кагыйдәләрен, стандартларын төгәл үтиләр. Проект документациясеннән азга гына тайпылу хупланмый. Монда безгә Челтәр компаниясе, газ хезмәте, “Таттелеком“ компаниясе филиалы белән булган нәтиҗәле хезмәттәшлек ярдәм итә. Белгечләребезнең, эшчеләребезнең югары квалификацияле булулары республика һәм Россиянең өйрәнү үзәкләрендә белемнәрне даими үстерергә этәргеч булып тора, – ди “Татавтодор“ АҖнең Мамадыш филиалы директоры урынбасары Павел Егоров. – Югары категорияле М-7 юлы безгә автомобиль хәрәкәтенең ышанычлылыгын һәм куркынычсызлыгын тәэмин итүдә зур җаваплылык өсти. Моннан тыш, хезмәтебездән Мамадыш районына инвестицион проектларны җәлеп итү, бизнес-партнерлар белән элемтәләрне ныгыту, тулаем алганда җитештерүнең нәтиҗәлелеге бәйле булуын да аңлыйбыз. Бүгенге көндә юлчылар карамагында 95 техникадан һәм 54 кече механизация чараларыннан торган заманча техника паркы бар. Ул даими рәвештә тулыландырылып тора. Кышкы юлларны тәртиптә тоту өчен филиал “КамАЗ“ автомобиле базасында дүрт махсус машина белән тәэмин ителәчәк. Барлыгы 38 мең тонна ком-тоз катнашмасы әзерләп куелган. Безнең юлчылар үзләренең бурычларын җиренә җиткереп башкаралар, бүгенге юлларның сыйфатына дәгъвалар юк. Моннан тыш, алар район рейтингында алдынгы урыннарда баралар. Иң яхшы футболчылар, чаңгычылар, шахматчылар биредә хезмәт куялар (“Татавтодор“ буенча да). Агымдагы елда филиал район оешма-предприятиеләрен, учреждениеләрен төзекләндерү – чәчәкләр утырту конкурсында беренче урынны яуладылар. Коллектив үзенең ветераннары турында гына түгел, инвалидлар, күпбалалы гаиләләре турында да кайгырта. Һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан без юлчыларга куркынычсыз хезмәт, шома юллар телибез. Әлеге бәйрәм көне безгә гомерләрен юл хуҗалыгы тармагына багышлаганнарга рәхмәт белдерергә һәм хөрмәт күрсәтергә мөмкинлек бирә. Мамадышлылар, райондашлар исеменнән сезгә нык сәламәтлек, бәхет һәм авыр, әмма безнең өчен иң кирәкле эшегездә зур уңышлар телибез.