БЕРКАС ЕЛГАСЫ – АЕРЫМ КОНТРОЛЬДӘ.

2018 елның 9 октябре, сишәмбе

30нчы августта Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы, Табигатьне саклау прокуратурасы, район прокуратурасы вәкилләре һәм муниципаль район башкарма комитеты җитәкчелеге экологиягә кагылышлы мәсьәләләр буенча гражданнарны кабул итү оештырганнар иде. Анда: “Беркас елгасының торышы бик начар“, –дигән мөрәҗәгать тә булды. Шуннан соң республика Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы инспекторлары, муниципаль хезмәткәрләр аңа экологик мониторинг үткәрделәр. Беркас елгасы буенда яшәүчеләргә, Шәһәрне төзекләндерү кагыйдәләрен бозган өчен, 12 беркетмә тутырылган һәм муниципаль район башкарма комитетының административ комиссиясенә тапшырылган. Алар карала башлады, административ чаралар да күрелде. Тагын дүрт беркетмә РФ Су кодексын бозган өчен төзелгән. Аларны министрлыкның Яр Чаллы шәһәрендәге Кама алды территориаль идарәсе караган. Әлеге идарә белгечләре Беркас елгасының башыннан һәм тамагыннан суны анализга да алып махсус тикшерү үткәрделәр. Ул тормыш эшчәнлегенә (жизнедеятельности) янамый, дип табылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International