8 октябрь көнне Мамадыш картлар һәм инвалидлар йортында “Күңелле стартлар” дип исемләнгән спорт бәйрәме булып узды.
Ярышларның максаты- балаларның спорт буенча хәзерлеген тикшерү генә түгел, ә бер-берсе белән аралашу, күңел ачу.
Төрле спорт ярышларында 20 дән артык өлкән кеше һәм инвалидлар катнашты. Алар дартс, туп белән эстафеталарда көч сынаштылар. Катнаша алмаучылар тамашачы ролендә күңел ачты. Барлык катнашучылар яхшы кәеф һәм күңел күтәренкелеге алды. Катнашучылар истәлекле бүләкләр белән бүләкләнделәр.