7 октябрь көнне 14 сэгатьтэ Катмыш авылы мәктәп бинасында өлкәннәрне хөрмәтләү чәй табыны артында башланып китте.

2018 елның 9 октябре, сишәмбе

7 октябрь көнне 14 сэгатьтэ Катмыш авылы мәктәп бинасында өлкәннәрне хөрмәтләү чәй табыны артында башланып китте. Үткәрелгән чарага өлкәннәрне котлау өчен «Айфара» төркеме белән берлектә Мәскәү   шәһәрендә туып,  яшәп,  иҗат итеп,  эшләп ятучы артистлар Айрат Сафин һэм Радик та кайттылар. Эчтәлекле, өлкәннәрнең куңеленә үтеп керә торган матур  җырлары белән бәйрәмне тагын да ямьләндереп җибәрделэр .Шулай ук өлкәннәргә Катмыш мәктәбе укучылар коллективы да матур концерт күрсәтте. Авыл җирлеге башлыгы Габидуллин Илшат Гафиятулла улы, ветераннар Советы рәисе Бакиров Рашат Гусам улы  да өлкәннәргә үзләренең матур теләкләрен җиткерделэр. Соныннан өлкэннәргә азык-төлек пакетлары өләшенде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International