Өлкәннәр декадасы кысаларында ел саен өлкән яшьтәге абыйлар-апаларыбыз арасында спортның әлеге төрләре буенча бәйгеләр оештырыла. Быел да аларда кырыктан артык өлкән яшьтәге спортчылар ике төр буенча да үзләренең осталыкларын күрсәттеләр. Шашка уйнауда хатын-кызлар арасында Фирдәүсә Җиһаншина беренче урынны яуласа, шахматтан ул өченче булды. Ә икенче урынны яулаган Розалия Абдуллина шахматтан җиңүче исеменә лаек булды. Лариса Мальцева – шашкачылар, Алсу Мөхәммәтшина шахматчылар арасында өченче урынны яуладылар. Ир-атларга килгәндә, Разин Вилданов шашка уенында беренче булса, шахмат бәйгесендә икенче урынга лаек булды. Беренче төрдән Николай Фадеев – икенче, Әгъзаметдин Низамов өченче булдылар. Шахмат ярышларында Зөфәр Хәбибуллинга тиңнәр табылмады, ә Мөхәммәтнур Фәтхуллин пьедесталның өченче баскычына күтәрелде.