Агач утырту – саваплы эш.

2018 елның 8 октябре, дүшәмбе

Агачлар утырту – изге гамәл, дип, юкка гына әйтмиләр. Әйләнә-тирәдә күпме генә агач булмасын, яшеллек беркайчан да артык булмый. Матурлык тудыруда гына түгел, ә биосферабызның саулыгын тәэмин итүдә дә аларга тиңнәр юк. Агач күләгәсе җан ияләрен кояш радиациясеннән саклый. “Әгәр бер агач киссәң, аның урынына икене утырт“, диюләре дә юкка түгел. Агач утырту белән бәйле мондый әйтемнәрне бик күп китерергә мөмкин. Борынгы заманнардан ук алар халык авыз иҗаты җәүһәрләре булып юкка гына җыелып килмәгәннәр. Табигатьне саклау, аның үсешенә кулдан килгәнчә ярдәм итү – үзебезне, киләчәгебезне, өебезне саклау, дигән сүз. Соңгы берничә елда агач утырту Мамадышта күмәк төс алды. Моның өчен яз һәм көз айларында махсус көннәр дә билгели башладылар. Узган атнаның җомгасында да “Агач утырту көне“ оештырылды. “Яшьлек“ скверы каршындагы тауга өмәгә “Торак-коммуналь хезмәтләр“ җәмгыятеннән, учреждениеләрдән дистәләгән хезмәткәрләр җыелган иде. Аларга Мамадыш политехник көллияте студентлары да кушылды. Башта алар тау битен америка өрәңгесе төпләреннән чистарттылар. Аннан урманчылар күрсәткән композиция буенча агачлар һәм куаклар утыртып чыктылар. “Мамадыш урман хуҗалыгы“ үзенең питомникларыннан тау нараты, сырганак, сирень, барбарис, слива, айва, акация, чыршы, юкә... – барысы 32 төрдәге агач һәм куак үсентеләре алып килгән иде. Чокырларны ничек казырга, аларны ничек итеп утыртырга, төпләрен ничек таптарга икәнен “Мамадыш урманчылыгы“ һәм “Мамадыш урман хуҗалыгы“ учреждениеләренең директорлары Әхәт Хәсәнов белән Раил Сәлахов, аларның белгечләре күрсәтеп йөрделәр, үзләре дә, өмәгә җыелган шәһәрдәшләребезгә кушылып, кулларына көрәкләр алып, чокырлар казыдылар. Үсентеләрнең төпләренә су да сибелде. –Утырткан агачлар яхшы тернәкләнеп китсен өчен, аларга туклыклы туфрак кирәк. Көз утыртылган агачларның төпләрен яз көне тагын бер тапкыр таптап чыгу да файдалы. Кышкы туң аларның тамырларын күтәргән була, –ди Әхәт Хәсәнов. Үзебезнең бакчаларга алмагачлар, грушалар, чияләр алып кайтып утырткач, төпләренә яхшы чермә салабыз, су сибеп торабыз шул. Ел саен тагын чермә өстибез. Ул көнне “Яшьлек“ скверы янына 1300дән артык агач һәм куак утыртылды. Яз көне дә шәһәрнең чистарту корылмалары янына 1200 төп яшь үсентеләр утырту оештырылган иде. –Ушма аръягындагы “Пекин“ кибетеннән башлап чүпрә заводына кадәр олы юкәләрне балчыклары белән төпләп алып кайтып утыртачакбыз. Бу эш белән Кама урман хуҗалыгы коллективы шөгыльләнергә вәгъдә итте. Анда барысы 200ләп төп юкә утыртырга планлаштырыла, – ди муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Дәрҗеманов. Ел саен шәһәребезгә яшеллек өстәлә бара. Мамадышның урамнары бүленеп, оешма-предприятие, учреждение коллективларына беркетелгән иде. Шәһәр башкарма комитетының инспекторлары хәбәр итүенчә, район элемтә узеллары, “Энергосбыт“, район электр челтәрләре, социаль яклау бүлеге, үзәк хастаханә, коррекцияләү интернат-мәктәбе коллективлары районыбыз мәркәзен яшелләндерүгә сизелерлек өлеш керткәннәр. “Энергосбыт“ коллективы Ленин урамына юкәләр утырткан иде. Ел саен үсеп китмәгәннәрен яңартып торалар. Спирт заводы коллективы үз территориясен яшелләндерүгә зур өлеш кертте. Чүпрә заводы ишек алдында алмагачларга кадәр үсә. Сыр-май комбинаты территориясендә дә агачлар күп. “Предприятиеләрдән һәм оешмалардан үзләре янына агач утыртырга сорап мөрәҗәгать итүче булса, бер нинди тоткарлык булмаячак“, – диләр урманчылар. Хәзер ел саен шәһәребез урамнары – шәхси йортлар яны чәчәкләргә күмелә. Алар шәһәребезгә матурлык һәм гүзәллек өстиләр. Бездә, үз бакчаларына гына түгел, йортлары каршына да агачлар утыртучылар шактый. Шуларның берсе – озак еллар район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсендә эшләгән Рәсим Хәйбрахманов. Москвин урамындагы йортлары белән янәшәләрендәге тирән ерганак арасындагы бушлыкны чын ял паркына әйләндергән ул. Чыршылар, наратлар, чияләр, сиреньнәр, груша, ясмин, миләш, ак чыршы, имән, ирга, слива, шомырт, артыш, барбарис, дүләнә... – барысы 30 төрдән артык төрдәге агач һәм куак анда. Рәсим Корбанович аларның һәркайсының кайчан һәм ничек утыртылганын төгәл хәтерли. –Менә бу имәннәрнең чикләвекләрен җирдәге ярыкларга салып чыккан идек. Тишелеп үсеп китәрләр дип, өметләнмәдек тә. Бу талларны Нәсимә ерганакның теге башыннан үзе күтәреп менгән иде. Монысы – кара чия. Бик яхшы үсеп китте. Ерганакның теге ягы чирәмле: безнең як – текә, кызыл ярлы. Яз көне кар сулары юа иде. Агачлар үскәч, тамырлары белән тотар, дим – дип сөйли ул. Өйләре янында чын табигать һәйкәле тудырганнар хәләл җефете белән! Ике ел элек агачлар арасында гөмбәләр дә үсә башлаган. Бакчаларындагы җиләк-җимеш агачлары үзләре өчен булса да, урамдагыларының, тирән ерганак читләрендәгеләренең үзләренә бер нәрсәгә дә кирәге юк бит! Тормышларын да бөтәйтми. Нәкъ менә йөрәкләрендә җәмгыять мәнфәгате булган кешенең эчке дөньясын чагылдыралар алар. Рәсим Корбанович кебек бик күп шәһәрдәшләребез матурлык тудыруга үзләренең өлешләрен кертәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International