Мамадыш муниципаль районында коррупциягә каршы көрәш буенча эшне координацияләү комиссиясенең өченче утырышында тормышыбызда булган күп кенә кискен мәсьәләләр каралды. “Көнкүреш“ коррупциясен минимальләштерү, сәламәтлек саклау, мәгариф өлкәләрендә коррупцион һәм башка бозуларны кисәтү буенча чараларны гамәлгә ашыру нәтиҗәләре, үсеп килүче буынны коррупциягә каршы тәрбияләү буенча проблемалар тикшерелде. Районыбызда тормышка ашырыла торган дәүләт торак программаларының барлык төрләре буенча торакны исәпкә кую һәм аны бүлүдә коррупция адымнарын кисәтү буенча эшне оештыру темасы да аеруча зур кызыксыну уятты. Татарстан Республикасының башкарма власть һәм җирле үзидарәләр органнарының Татарстан территориясендә агымдагы елның беренче яртыеллыгындагы коррупциягә каршы көрәш чараларын гамәлгә ашыру буенча эшчәнлекләренең нәтиҗәлелеге мониторингы нәтиҗәләре белән район башлыгының коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Олег РЫЛОВ таныштырды. Бигрәк тә халык арасында “Мамадыш муниципаль районында күрсәтелүче дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең сыйфаты турында“гы социологик сорашу зур кызыксыну уятты. Мамадышлылар бу турыда менә ниләр уйлыйлар. Тикшерү барышында 200 кешедән җаваплар алына, аларның яртысы авылларда яши. Сорашу район башкарма комитетының территориаль үсеш бүлеге белән бергә уздырыла. Сорашуда катнашучыларның 42 процентын служащийлар һәм интеллегенция вәкилләре, 32 процентын – предприятиеләр һәм оешмалар хезмәткәрләре, 22 процентын – вакытлыча эшләмәүчеләр, пенсионерлар, хуҗабикәләр, калганнарын студентлар тәшкил итә. Респондентларның элегрәк МФЦга яисә башка муниципаль органнарга нинди дә булса дәүләт (муниципаль) хезмәтләр сорап мөрәҗәгать иткәннәре барлыгын өйрәнеп, түбәндәгеләр ачыкланды: аларның 40% –даими рәвештә мөрәҗәгать итәләр икән, 35% – берничә мәртәбә, 18% – беренче тапкыр. Моннан тыш сорашуда катнашучыларның 61 проценты нинди дәбулса хезмәт алу турындагы мәгълүматны алар дәүләт һәм муниципаль власть белгечләренең тәкъдимнәреннән соң белгәннәр, 20 проценты – массакүләм мәгълүмат чараларыннан, 15 проценты – туганнары һәм дуслары аша. “Сезгә хезмәт күрсәтүне алганда дәүләт пошлинасы түләргә туры килдеме, түләү ысуллары белән канәгатьме?“– дигән сорауга 66% респондент канәгать булуларын белдерә. № Алдан телефон аша консультация алу мөмкинлегеннән файдаланганыгыз бармы? Барлыгы % 5 Әйе 72 36% Юк 128 64% Телефон буенча алынган мәгълүматлардан респондентларның 71 % канәгать булуларын белдерә, 15 һәм 14 % тулысынча канәгать булмауларын әйтә. Шундый ук хәл сорашуда катнашучылардан аларның өстәмә мәгълүматларны Интернет, “Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтүләрнең бердәй порталы“ ГИСыннан алулары белән кызыксынгач та күзәтелә. Бары тик 46% респондент кына әлеге мөмкинлектән файдаланган. Моннан тыш, мөрәҗәгать итүчеләрнең зур күпчелеге – 79 проценты Интернет челтәре аша алынган мәгълүматлардан канәгать булуларын белдерделәр. № Урыннарда дәүләт (муниципаль) хезмәте күрсәтүдән сез канәгатьме? Барлыгы % 9 Әйе, ихтыяҗ чыга калса, мин хезмәт күрсәтүләрен сорап тагын мөрәҗәгать итәчәкмен. 154 77% Тулысынча түгел 43 21% Җавап бирергә авырсынам 3 2% Алга таба шунысы ачыкланды: сорашуда катнашучыларның 91 проценты коррупцион хәлләргә тарымаганнар, бары тик 4 проценты гына хезмәт күрсәтүдә нигезсез гамәл кылу очраклары белән очрашканнар.