ҖИТДИ СӨЙЛӘШҮ БУЛДЫ.

2018 елның 3 октябре, чәршәмбе

Сишәмбе көнне район хакимиятенең утырышлар залында шәһәребезнең күпкатлы йортларына билгеләнгән җаваплы кешеләр, ТОСлар җитәкчеләре катнашында җыелыш узды. Анда Мамадышта идарәче компания тарафыннан башкарылган эшләргә йомгак ясалды, кимчелекләр, аларны бетерү мәсьләләре, алга планнар турында сөйләшү булды. Районыбыз башлыгы Анатолий Иванов киләчәктә шәһәребезне көтәчәк үзгәрешләр белән таныштырды. Утырышта кайбер күпкатлы йортлар каршындагы бакчаларда яшелчә, җиләк-җимеш үстерүчеләрнең уңышлар җыеп алынгач та кишәрлекләрен вакытында тәртипкә китермәүләре, иске сарай, лапасларның Мамадышның йөзен бозулары һәм башка проблемалар турында да ассызыклап үтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International