“ХА ЛЫК КОНТРОЛЕ“ ЧАРА КҮРӘ.

2018 елның 3 октябре, чәршәмбе

Аның сервисында өч төрле категория бар. “Этиль спиртын, алкогольле һәм спиртлы продукцияне законсыз җитештерү һәм аларның әйләнеше“ категориясендә алкогольле һәм спиртлы продукцияне легаль булмаган җитештерү, эшкәртү, бүлү, аларны кертү каналлары турындагы хәбәрләр урын ала. Әгәр дә проблема кафе, бар, ресторан территориясендә икән, сыйфатсыз һәм суррогат алкоголь сату очраклары турындагы гаризаларны “Сәүдә кагыйдәләрен бозу“ яки “Җәмәгать туклануы“ категорияләренә юлларга кирәк. Дәүләт алкоголь инспекциясе һәр гаризаны җентекләп тикшерә. Закон бозу очрагы ачыкланган очракта, хәбәр итүчегә матди кызыксындыру чарасы күрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International