Ял бирүче шөгыль.

2018 елның 3 октябре, чәршәмбе

Лаеклы ялда булсалар да, алар ихаталарында эре маллар да асраганнар. Үзләре әйтмешли, алардан “котылуларына“ әле ике-өч ел гына. Гомер буе эш арасында кайнашкан авыл кешесе тик ята ала мыни ул?! Петр дәдәй дә, көннәрдән бер көнне Шыя буенда көтү көткәндә, ел фасылы көзгә авышкан көннәрнең берсендә бер күтәрәм таллар җыеп алып кайта да, кәрҗин үрергә ниятли. Таныш кәрҗинчеләреннән талдан иҗат җимеше ясау серләрен өйрәнә. Хәзер үргәндә куллары күзгә иярмәсә дә, материалын әзерләве җиңел генә түгел икән шул. Елга буйларыннан тигез итеп үскән тал чыбыкларын әзерләү, кисү шактый хезмәт сорый. Талның тамырдан үскәнен генә алырга кирәк икән. Кәрҗиннәрне көз көне өлгергән яшь таллардан үрсәң генә ул чыдам була. Бу шөгыль белән мавыга башлаганда җәй көнендә дә тал сындырып кайтып үргәне булган останың. –Чыбыклар өлгермәгәнгә күрә ярылып, араланып бетәләр. Иң яхшысы – берьеллык таллар, ә ике ел үскәннәре ботаклы була. Бер тапкыр җыйганда аларны унлап кәрҗинлек кенә җыям, – ди ул. Үрү тизлегенә килгәндә, ул кәрҗинне ашыкмыйча, хезмәтенең тәмен белеп башкара. Кайчагында көнгә берәү булырга мөмкин, кайбер көннәрне ике-өч кәрҗингә сулыш өрә әңгәмәдәшем. Төрле зурлыктагы кәрҗиннәр үрә ул. Зурларын бәрәңге, яшелчәләр алган вакытта файдаланырга булса, уртача зурлыктагылары – тавык йомыркаларын җыяр өчен. Балалар өчен дә үрә ул. Соңгы елларда авылда Пасха көнендә йомырка җыеп йөрүче балалар кулында аның иҗат җимешләре дә очрый. Аның осталыгын белеп алган авылдашлары, күрше-тирә авылларда яшәүчеләр дә аңарга заказ бирә башлаганнар инде. Берничә кәрҗине узган ел Казанда уздырылган авыл хуҗалыгы ярминкәсендә хуҗаларын тапканнар. Мамадыштагы ярминкәләрдә дә күрергә була аларны.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International