Беренчеләрдән булып эстафетаны Иске Комазан мәдәният йорты хезмәткәрләре башлады. 30 нчы сентябрь көнне үткәрелгән чарага өлкәннәрне котларга Район башлыгы урынбасары Ришат Роберт улы Самигуллин да килде. Авыл җирлеге башлыгы Олег Николаевич Павлов, район вәкиле Ләйлә Рафис кызы Хуснутдинова да өлкәннәргә үзләренең матур теләкләрен җиткерделәр. Бәйрәм мул табын арасында концерт программасы белән үрелеп барды.