БӨЕК ШӘХЕСЛӘР ДУСЛЫГЫ.

2018 елның 1 октябре, дүшәмбе

Бу вакытта Италиядә яшәгән Голохвастов андагы тормышның, Россия белән чагыштырганда, күпкә яхшырак икәнлеген яза һәм Л.Н.Толстойны үзенә кунакка чакыра. Ялтыравыклы, артык нәфис тормышны өнәп бетермәгән язучы чакыруны кире кага. Яшь чагында үзе дә бик иркен, бай яшәгән Л.Н.Толстой яше барган саен “үз эченә бикләнә”, “цивилизация”ле тормыш аны баса, ул үзәктән читтә, тыныч, кечкенә шәһәрдә үз көенә яшәү турында хыяллана. Ә Мамадыш бу чорда, әнә шундый “цивилизация” килеп җитмәгән, зур завод-фабрикасы әле булмаган, табигате белән бик матур шәһәр була. Кеше саны да 4000 тирәсе генә. Толстойның хатта язган сүзләре шәһәребезнең визит карточкасы булып торса да, ул Мамадышта булмаган. Шулай да, үзе дә сизмичә, бөек язучы безнең шәһәребез белән бәйләнгән. Ничек?! Бик гади: Л.Н.Толстой, Мамадышта туган безнең якташыбыз, дөньякүләм танылу алган опера җырчысы Николай Николаевич Фигнер белән бик дус була. Җырчы җәй айларын Тула губерниясендәге үзенең утарында үткәрә (шәһәрдән 16 чакрым аралыкта), ә ул исә Ока елгасының кушылдыгы булган Упа елгасы ярында, бик матур җирдә урнашкан. Иң мөһиме – Л.Н.Толстойның Ясная Поляна утарыннан бары тик 11 чакрым гына ераклыкта. Балаларының истәлекләреннән күренгәнчә, Фигнерлар яшәгән йорт бик матур, агачтан төзелгән. Урта өлеше ике катлы, яняк корылмалары беркатлы, түбәсе яшел калай белән капланган. Ул чордагы башка йортлар кебек үк рус стилендә челтәрләп эшләнгән. Иркен ишегалды бар. Николай Фигнерның кабинеты аеруча матур, зәвык белән бизәлгән: зур язу өстәле, күн мебель, төрле тумбаларга Бетховен, Моцарт, Бах, Шуберт, Шуманнарның бюстлары куелган. Ә иң түрдә - дусты, танылган композитор Чайковскийның бюсты. Николай һәм Медея Фигнерлар бик укымышлы булалар, шуңа да иң якты, зур залга шәхси китапханәләрен урнаштыралар. Китап белән тулы пыяла шкафлар өстендә танылган классик язучы-шагыйрьләрнең бюстлары куелган. Араларында Толстой, Тургенев, Пушкин, Некрасов, Крылов, Островский һ.б. бар. Н.Н.Фигнер Л.Н.Толстой әсәрләрен укырга, ә ул исә, үз чиратында, аның җырлавын яраткан. Бу ике бөек кеше үзара бик дус булалар һәм бер-берсенә хөрмәт белән карыйлар. Л.Н.Толстойның Ясная Полянадагы йортында Фигнерлар бик еш булалар. Бөек язучының кече улы Михаил Львович бу очрашуларны менә ничек искә ала: “Бала чактан ук, Император театры җырчылары, ирле-хатынлы Фигнерларның безгә килүләрен бик яхшы хәтерлим. Алар Ясная Полянада торган чакта безнең күршеләр иде, һәм килгән чакта, җырлаулары белән әтиебезгә рухи канәгатьлек к и т е р ү н е ү з л ә р е н е ң б у р ы ч л а р ы итеп саныйлар, һәм еш кына төнгә чаклы аерым да, икәүләп тә җырлый иделәр. Утарыбыздагы бар халык тәрәзә янына җырчыларны тыңларга җыела. Әти бу җырлаулардан ләззәт ала, Фигнерларның Якты Аланга килүләрен ярата һәм зур соклану белән аларны тыңлый иде”. Бервакыт Л.Н.Толстой үзенең ат йөртүчесе Михайлодан, кичәге баринның ничек җырлавын сорагач, ул болай дип җавап бирә: ”Әйбәт, бик әйбәт, тик тавышы яңгыравыклы һәм көчле, хәтта чакрым ераклыктагы авылга да ишетелә...” Юрист А.Ф.Кони, үзенең истәлекләрендә, “Лев Николаевич хәтта аның җырлавын тыңлаганда елый иде”, дип яза. Мәскәү университеты профессоры А.В. Цингер да (танылган математик һәм ботаник В.Я.Цингернең улы) еш кына Ясная Полянада Толстойда кунакта була. Фигнерлар белән беренче тапкыр очрашуларын ул менә ничек тасвирлый: “Көндез кунаклар җыела башлый. Аш алдыннан ирле-хатынлы Фигнерлар килә. Н.Н.Фигнер белән миңа бик үзенчәлекле төстә танышырга туры килде. Мин флигельдән өйгә таба барам, ә Лев Николаевич бер төркем яңа килгән кунаклар белән бакчадагы гимнастика мәйданчыгында тора. –Тизрәк килегез монда, тизрәк! – дип чакыра ул. – Тизрәк баганага үрмәләгез... Кем җитезрәк? Багана янына йөгереп киләм, үрмәли башлыйм һәм күрәм – минем белән рәттән моряк фуражкасы кигән Н.Н.Фигнер җәһәт кенә үрмәли. Мин азга гына аннан алда борыска тотынып өлгерәм”. Читтән ярышны күзәтеп торган Л.Н.Толстой, Н.Н.Фигнерның күпкә остарак үрмәләвен әйтә. Җырчының үзе белән ярышырга чакыруына ул, инде олыгаю сәбәпле ярыша алмавын әйтә һәм өстәп куя: “Ә элек мин ничек ярата идем! Сәгатьләр буе шөгыльләнә идем...” Л.Н.Толстойда кунакта чакта Фигнерлар белән очрашкан кешеләрнең искә алулары буенча, алар җырлый башлауга, барлык сөйләшүләр, шау-шу туктала һәм иркен, тын залда аларның тавышы аерата матур булып яңгырый. Лев Николаевич әледән-әле үзенең яраткан пьессаларын башкаруларын үтенә, мактый һәм кабат җырлауларын сорый.

Фигнерлар Л.Толстойның туган көннәрендә дә еш булалар. Кунаклар һәрчак күп җыела. Иң абруйлы кунаклар булып Тула губернаторы Зиновьев белән (ул һәрчак кызлары белән килә) Николай һәм Медея Фигнерлар санала. 1892нче елның 28нче августында үткәрелгән туган көндә танылган тәрҗемәче, театр критигы Л.Я.Гуревич та катнаша. “Бик матур кояшлы көн иде, – дип яза ул үзенең истәлекләрендә, – агачларга матур алтын төс кергән, веранда каршындагы кыргый виноградлар алланган. Өйдә, урамда күп кунаклар...Көндезге аштан соң, үзләренең утарларыннан хатыны Медея белән Н.Н.Фигнер килде. Кичен Николай Николаевич Ленский ариясен һәм Татьяна Львовна соравы буенча, чегән романсларын башкарды, аннан соң Медея белән “Ерак, ерак” романсын бергәләп җырладылар. Толстой һәм кунаклар зур соклану белән тыңладылар.” Шунысы кызык, Николай һәм Медея Фигнерлар Ясная Полянага барган чакта, бервакытта да үзләре белән балаларын алмыйлар. Аларның исә бик тә Лев Толстойны күрәселәре килә һәм алар хәйләләргә уйлыйлар. Евгения һәм Лидия еш кына үз тирәләрендә көн дә атта йөрергә чыга торган булалар һәм көннәрдән беркөнне “ялгыш кына” Ясная Полянага – язучы утарына килеп чыгалар. Каршыларына салмак адымнар белән Лев Николаевичның килгәнен күреп, эчәргә су сорыйлар. Хуҗа кушуы буенча кызларга су бирәләр. Рәхмәт әйтеп, су эчкәннән соң, алар үзләренең, Толстой хөрмәт иткән Фигнерларның балалары икәнен белгертмичә, саубуллашып китеп баралар. Бөек язучы белән булган шушы кечкенә генә очрашу, кызлар күңелендә гомер буена якты истәлек булып саклана... P.S. Шәһәребезнең үзәк урамында, бөек язучы Лев Николаевич Толстойга багышланган һәйкәл тора. Бу бик яхшы. Минемчә, инде танылган якташыбыз, бөек опера җырчысы Николай Николаевич Фигнерга да һәйкәл куяр вакыт җиткәндер. Ул бит әле шушы урамда туган да – сәүдәгәр Иван Фёдорович Захаровның агач өендә ( аның хатыны Елизавета Александровна Н.Фигнерның әтисенең сеңелесе була). 1863нче елгы янгыннан соң алар йортларын таштан җиткерәләр. Тарихтан күренгәнчә, җырчының апасы, танылган революционерка Вера Фигнер Казанда укыган вакытында анда еш кайтып йөргән. Хәзер ул бинада “Төбәкне өйрәнү музее” урнашкан. Кечкенә Фигнер Троицк соборында чукындырыла, ә ул, белүебезчә, бүгенге көндә яңадан төзелә. Бу факт белән дә шулай ук исәпләшмичә булмый. Һәйкәлгә иң кулай урын – бөек җырчы туган нигез каршындагы мәйданчык. Аннан Л.Толстойга куелган һәйкәлгә ара - кул сузымы гына. Шул вакытта, дистә еллар буе дус булган ике Бөек Шәхес, гасырлардан соң кабат очрашырлар һәм бер дә аерылмаслар иде... Безнең өчен, безнең данлы тарихыбыз өчен бу әйтеп бетермәслек мактаныч, зур горурлык булыр иде...

ГӨЛӘНДӘМ Д АВЫДОВА, Мамадыш шәһәренең Төбәкне өйрәнү музееның фәнни хезмәткәре.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International