Татарстан Республикасының Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы тарафыннан оештырылган “Чиста яр буе“ акциясе дәвам итә.
Акция кысаларында сулыкларны, елга-күл буйларын чистарту, тәртипкә китерү күз уңында тотыла. Ул июнь аенда башланып киткән иде.
Татарстан Республикасының Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы шул исемдәге конкурс та игълан иткән. Бәйгегә нәтиҗә ясап, су объектларын чистарту буенча иң яхшы муниципаль район, иң яхшы авыл җирлеге, иң актив хезмәт коллективы, иң яшь катнашучы, иң тәҗрибәле катнашучы ачыкланачак. Билгеле, җиңүчеләргә кыйммәтле бүләкләр дә тапшырылачак.