Мамадыш командасы Болгарда узган финал бәйгеләрендә барлык көндәшләрен дә бирелдереп, беренче урынны яулады. Сүз унбишенче “Сәламәтлек“ авыл Спартакиадасы кысаларында мини-футбол буенча ир-егетләр арасында узган бәйгеләр турында бара. Егетләребез үз төркемнәрендә Сарман командасын – 7:2, азнакайлыларны – 3:0, Болгар футзалчыларын – 2:1 исәпләре белән җиңеп, Чүпрәле районы командасы белән уртак нәтиҗәгә – 2:2 исәбе белән уйнап, ярымфиналга уздылар. Бу этапта егетләребез Кукмара командасы белән очраштылар. Көндәшләребез безнкеләр керткән дүрт тупка бер белән генә җавап бирә алдылар. Ә инде финалда Мамадыш мини-футболчылары мәйдан хуҗаларын 2:0 исәбе белән отып, чемпион исемен яуладылар.