Мамадышта көзге ярминкә узды.

2018 елның 1 октябре, дүшәмбе

29  сентябрь коөнне Советская урам территориясендә  өлкәннәр өчен  традицон  авыл хуҗалыгы ярминкәсе булып узды. Әлбәттә, төп сатып алучылар өлкән буын кешеләре, пенсионерлар иде. Быел да алар өчен  авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм башкалар киң ассортимента үз продукцияләрен тәкдим иттеләр. Бәяләрдән дә шактый арзанрак булды. Ярминкәне иртәнге якта  район башлыгы Анатолий Иванов та карап йөрде. Анатолий Петрович сату барышы, өлкәннәрнең  кәефләре белән кызыксынды. 
Күпчелек район предприятиеләре хезмәткәрләренә мондый ярминкәләрдә катнашу яңалык түгел. Район халкын социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре, әйтик, өлкәннәргә ел саен сатып алган продукцияләрен өйләренә кайтарып бирүдә булышлык күрсәтәләр. Оешмалар тарафыннан исә продукцияләрне кайтару өчен транспорт тәкъдим ителә. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International