Салым хезмәте хәзерге вакытта халык өчен салым уведомлениеләре әзерләү белән мәшгуль. Физик затларның мөлкәт салымнары турындагы сораулар белән без Россия МРИ ФНСның 10нчы санлы бүлеге начальнигы урынбасары МУЛЛАНУР МИННЕБАЕВка мөрәҗәгать иттек.
–Мулланур Фәхретдинович, физик затларның мөлкәт салымнары турындагы салым уведомлениеләрен тарату бара. Кайбер гражданнар аларны алды инде, күпчелек әлегә – юк. Мамадыш муниципаль районында яшәүчеләрнең барысы да аларны кайчан алып бетерәчәкләр? –Салым уведомлениеләрен җибәрү этаплап башкарыла һәм бу эш агымдагы елның октябрь ае буе барачак. Әлеге документларны массакүләм рәвештә “Налог-сервис“ ФКУның Россиянең берничә шәһәрендәге (Волгоград, Түбән Новгород, Красноярск, Кемерово, Мәскәү, Санкт-Петербург) филиаллары типографияләрендә бастырылу сәбәпле, уведомлениеләр аларның кайсысыннан булса да киләчәк. “Шәхси кабинет“тан салым түләүч е - ф а й д а л а н у ч ы л а р г а алар электрон, калганнарга почта аша җибәрелә. Түләүче буларак “Шәхси кабинет“лардан файдаланучыларга киңәшем шул: үзегезнең “Шәхси кабинет“ларыгызны тикшерегез. Ә инде электрон сервислардан файдаланмаучыларның исләренә төшерәм: квитанцияләр заказ хатлары белән җибәреләчәк һәм аларны почта бүлекчәләреннән алырга була. –Быел физик затлар кайсы срокта салымнарын түләргә тиешләр? –Шәхси тораклары, гаражлары, корылмалары, төзелеп бетмәгән объектлары, җир участоклары һәм транспорт чараларына ия булган физикзатлар, мөлкәт, җир һәм транспорт, аерым очракларда керем салымнарын агымдагы елның 3нче декабренә чаклы түләп бетерергә тиешләр. –Әгәр гражданин уведомление алмаса, аңа нишләргә? –Гади почта аша салым уведомлениесе килмәүнең өч сәбәбе бар: беренчесе – почта җибәрмәгән; икенче сәбәп – сумма 100 сумнан артмый һәм соңгысы – бу чорга түләү-ләр каралмаган. “Салым түләүченең кабинеты“ннан файдаланучыларга уведомление электрон юл белән җибәрелә. Әгәр салым түләүчеләр “Шәхси кабинет“лардан файдаланмыйлар икән, документны салым органнарыннан алырга мөмкин. –Кеше еш кына үзе теркәлгән урынында яшәми, ул салымнарны түләү өчен квитанцияне ала алмый. Бу очракта нинди киңәш бирер идегез? –Әлеге очрактан чыгуның гади юлы – салым хезмәте сайтында үзеңнең Шәхси кабинетыңны ачу һәм безнең белән электрон юл белән аралашу. –ФНС гражданнарга һәм бизнеска электрон хезмәте күрсәтүне актив үстерә. Бүген салымнарны түләүбурычларны белү һәм башка хезмәтләрне алу өчен өйдән дә чыгасы түгел. Тагын нинди яңа мөмкинлекләр барлыкка килде? –Россия ФНС сайтында 50дән артык электрон сервислар бар. Хәзер физик, юридик затлар, шәхси эшмәкәрләр өчен социаль яктан әһәмиятле һәм күпфункцияле сервисларның берсе булып “Шәхси кабинет“ санала. –Газета укучыларыбызның исләренә “Шәхси кабинет“- ны ничек ачарга икәнлеген искә төшереп алу комачау итмәстер? –“Шәхси кабинет“ка яшәү урынына карамыйча тоташырга була. Логин һәм парольне үз эченә алган теркәү картасын, исәпкә куелган урынга бәйсез рәвештә, Россия ФНСының теләсә кайсы инспекциясендә алырга мөмкин. Шулай ук Идентификация һәм аутентификацияләүнең бердәй системасының авторизация үзәкләрендә шәхсән расланган Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтүләрнең бердәй порталында исәпкә алу язуы ярдәмендә дә була.
Әңгәмәдәш – НАТАЛЬЯ ЯКИМОВА