Шәһәр Советының чираттагы 26нчы утырышында үзарасалым акчасы җыю буенча референдум үткәрү мәсьәләсе каралды. Ул шәһәребездә 18нче ноябрь көнне узачак. Бу юлы да балигъ булу яшендәге һәр кешедән 300әр сум җыелачак. Аннан беренче төркем инвалидлар, Бөек Ватан сугышында катнашканнар һәм аларның толлары, тыл хезмәтчәннәре азат ителгән иде. 2019нчы ел өчен үзарасалым акчасы түләүдән сугыш хәрәкәтләрендә катнашучылар да тулысынча азат ителәчәк. Алар – җитмешләп кеше. Ә югары һәм махсус урта уку йортларында көндезге формада укучыларга 50 процент ташлама ясалачак. Алар 670тән артыкка җыела. Үзарасалым акчаларына быел Мамадышта бик күп эшләр башкарылды. Киләсе елда да шәһәр пляжын эшләү, урамнарга өстәмә яктырткычлар кую дәвам итәчәк. Җыелган һәр сум шәһәр һәм аның халкы мәнфәгатьләрендә тотыла