Ярминкәгә кил, әйдә!

2018 елның 21 сентябре, җомга

Татарстанда авыл хуҗалыгы продукциясен һәм көндәлек кирәкле азык-төлек товарларын сату буенча көзге ярминкәләр сезоны башланды. 15нче сентябрьдә райондашларыбыз башкаланы яулап кайттылар инде. Ярминкәләр тиздән Мамадышыбызда да гөрлиячәк. Муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары МУСА ХУҖАҖАНОВ белән әңгәмәбез шул хакта.

–Муса Рөстәмович, Казанда быелгы сезонда беренче тапкыр оештырылган ярминкәгә мамадышлылар нинди өлеш кертте? Узган атна шимбәсендәге башкалага эшлекле сәфәргә нинди бәя бирәсез? –Бик оешкан төстә, күңелле һәм нәтиҗәле барып кайттык. “Казан“ агросәнәгать паркы территориясендәге ярминкә мәйданчыгы иртә таңнан гөрләп торды. Үз продукцияләрен Мамадыш, Саба, Нурлат, Балтач муниципаль районнары тәкъдим итте. Сәүдә рәтләре яныннан халык өзелмәде. Чарада катнашкан ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ярминкәгә югары бәя бирде. Кирмән һәм Тәкәнеш икътисадый зоналары бик нык әзерләнгәннәр иде. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, Дегетле колония -җирлеге, РайПО, “Азбука сыра“ сыр-май заводы, балык заводы, Мамадыш һәм Кама урман хуҗалыклары, ИП “Р.М. Мотыйгуллин“ “Радуга“ ҖЧҖ, “И.Х.Шәмсетдинов“, “В.В.Прокофьев“, “Ф.Ф.Хисмәтов“, “Э.С. Степанов“ крестьян-фермер хуҗалыклары, район мәдәният бүлеге – барысы

барысы да үзләренең күркәм өлешләрен керттеләр. Үзешчәннәребез концерты күңелләргә хуш килде. 22нче сентябрьдә тагын Казанга барабыз, бу мөһим эшкә Усали икътисадый зонасы әзерләнә. Сезон азагына кадәр мамадышлылар башкала ярминкәләрендә 9 тапкыр катнашачак әле. –Ә шәһәребездәге авыл хуҗалыгы ярминкәләре кайчан старт ала? –29нчы сентябрьдә район мәдәният йорты каршындагы үзәк мәйданда үзебезнең ярминкәләр башланып китә, алар ике атна саен кабатланачак. Графиклар төзелде. Беренчесендә, Раштуа (5нче гыйнвар) һәм йомгаклау ярминкәләрендә (16нчы март) барлык икътисадый зоналар да бердәм катнаша. 13нче октябрьдә – Красная Горка, 22нче октябрьдә – Тәкәнеш, 10нчы ноябрьдә – Шәдче, 24нче ноябрьдә – Кирмән, 8нче декабрьдә – Усали, 22нче декабрьдә – Тәкәнеш, 19нчы гыйнварда – Шәдче, 2нче февральдә – Кирмән, 16нчы февральдә – Усали, 2нче мартта Красная Горка икътисадый зоналары җаваплы. Һәр авыл җирлегенә бишәр тапкыр катнашырга туры киләчәк. –Быелгы ярминкәләрнең үзенчәлеге нидә? –Төп максатыбыз – шәһәр халкын тазә, сыйфатлы һәм арзанлы продукция белән тәэмин итү, авыл хуҗалыгы, мәгариф учреждениеләре, шәхси хуҗалыкларда җитештерелгән товарларны этәрү. Формат шул ук. Күргәзмәләрнең һәркайсының ничек оештырылуын мәртәбәле комиссия бәялиячәк. Монда товар ассортименты, биләгән урыннар саны, шәхси хуҗалыклардан тупланган, халык һәм балалар иҗаты булуы, санитария-гигиена, ветеринария таләпләренә җавап бирү, сәүдә рәтләренең бизәлеше, бәяләр, товар әйләнеше суммасы, җитәкчеләрнең үзләренең активлыгы, күңел ачу программасының оештырылышы – барысы да исәпкә алына. Елдагыча нәтиҗәләр ясалып, җиңүчеләр билгеләнәчәк. Районыбыз җитештерүчеләре яшелчә, җиләк-җимеш, ит, балык, сыр, казылык эшләнмәләре, ярма, бал, май, йомырка, сөт продуктлары һәм башка авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек товарларының киң тупланмасын тәкъдим итәчәк. Ярминкәләрдәге продукция сыйфаты ягыннан югары, экологик яктан чиста, бәяләрнең бермә-бер арзан булуы белән аерылып тора. –Бәяләр дигәннән, алар ничегрәк булачак? –Төп продуктларга бәяләр арзанрак, әлбәттә. Ярминкәләрдә сатылачак көндәлек соралган авыл хуҗалыгы продукциясенә һәм азык-төлек товарларына Казан өчен ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән бәяләр түбәндәгечә: Шунысын ассызыкларга кирәк: сатучылар да, алучылар да ярминкәләрне түземсезләнеп көтеп тора. Анда районның барлык авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре, эшмәкәрләре, шәхси хуҗалыклары да катнаша ала, моның өчен алдан муниципаль район башкарма комитетының икътисад бүлегенә 3-28-82 яисә 89600680333 (Алмаз Александрович) телефоннарына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Әңгәмәгез өчен рәхмәт. Уңышлы сезон булсын! Әңгәмәдәш – АЛСУ СПИРИДОНОВА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International