ТАРИХТА КУНАКТА БУЛДЫЛАР
Быел Россиядә һәм Татарстанда архив хезмәте оештырылуга 100 ел тула. Шәһәрдәге академик Камил Вәлиев исемендәге икенче санлы лицейның 7нче “В“ сыйныфы укучылары муниципаль район башкарма комитетының архив бүлегендә экскурсиядә булдылар. Бүлек начальнигы Алсу Рәхимова укучыларны бүлек тарихы, бурычлары һәм планнары, үзләрендә нинди документлар саклануы, нинди очракларда бу хезмәткә мөрәҗәгать итеп булуы белән таныштырды. Беренче санлы мәктәпнең 5нче-6нчы сыйныфлар укучылары архив хезмәткәрләре белән түгәрәк өстәл артында очраштылар. Балаларга слайдларда бүлектә эшләрнең ничек оештырылуы күрсәтелде. Алар архив хезмәткәрләрен сорауларга күмделәр.