19 нче сентябрь көнне Мамадыш ГХАТ бүлегендә чираттагы ана капиталына ия булу сертификатларын тапшырдылар

2018 елның 19 сентябре, чәршәмбе

2018 елның 19 нчы сентяберендә Мамадыш районы ГХАТ бүлегендә ана капиталына ия булу сертификатын тантаналы рәвештә тапшыру чарасының  чираттагысы узды. Сертификатны алу бәхете районыбызның 12 гаиләсенә тәтеде.

Сертификатка ия булган иң яшь ана -  20 яшьлек Карина Андреева, иң өлкән һәм бай әни – 39 яшьлек Альбина Богданова. Ул сертификатны өченсе баласы туу сәбәпле алырга килгән.

ГХАТ бүлегенең баш белгече Фәния Гаязова бәхетле әти-әниләрне гаиләләренең тулылануы белән тәбрикләде, җылы теләкләрен җиткерде.

Җирле пенсия фонды җитәкчесе Шамил Хәсәнов гаиләләргә бәхетле тормыш, сабыйларына саулык, бәхетле гомер теләде. Ул үз чиратында сертификатның законлы рәвештә куллану мөмкинлекләрен тәфсирләп сөйләде. Шулай ук, дәүләтнең ныклы ярдәме булганда өченче һәм дүртенче балаларны курыкмыйча алып кайтырга була дип ассызыклады.

Әлеге чара истәлекле фото белән йомгакланды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International