Шәһәрдә өлкән сыйныфлар укучылары һәм Мамадыш политехник көллиятенең беренче курс студентлары арасында “Экстремизмга – юк!“ исемле квест үткәрелде

2018 елның 19 сентябре, чәршәмбе

Шәһәрдә өлкән сыйныфлар укучылары һәм Мамадыш политехник көллиятенең беренче курс студентлары арасында “Экстремизмга – юк!“ исемле квест үткәрелде. Гади тел белән әйткәндә, квест ул – катнашучыларның куелган максатка ирешү өчен төрле каршылыкларны узулары. Бу юлы экстремизмга каршы булган яшьләрне район мәдәният йорты кабул итте. Укучылар һәм студентлар җидешәр кешелек алты командага бүленеп көч сынаштылар. Квест кысаларында алар “Күпмилләтле дөнья“ исемле өй эшләрен күрсәттеләр, тестлар сорауларына җавап бирделәр, төрле конкурсларда катнаштылар, плакатлар ясадылар. Бәйгегә йомгак ясаганнан соң, террорчылыкка каршы марафон “Без террорга каршы дөнья өчен!“ исемле велоузыш белән дәвам итте. Район мәдәният йорты каршындагы мәйданда һавага шарлар очыртылды. Ахырдан, квестта катнашучылар, шәһәр халкына террорчылыкка каршы истәлек кәгазьләре өләштеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International