Өлкәннәр декадасын үткәрү кысаларында “кайнар линия“ телефоннары эшләячәк. Өлкән яшьтәге райондашларыбыз эш көннәрендә һәм эш сәгатьләрендә социаль яклау, пенсия фонды, социаль иминият фонды, мәдәният һәм сәламәтлек саклау учреждениеләре, башка оешмалар вәкилләреннән консультацияләр ала алачаклар. Район үзәк хастаханәсендәге җаваплы хезмәткәрнең телефоны – 3-28- 32, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсендә – 3-34-46, шәһәр башкарма комитетында – 3-17-51, район мәдәният бүлегендә – 3-12-30, район яшьләр эшләре һәм спорт бүлегендә – 3-15-78, пенсия фондында – 3-19-65, социаль яклау бүлегендә – 3-13-86, социаль иминиятләштерү фондында – 3-14-61, район мәгариф бүлегендә 3-34-81, муниципаль район башкарма комитетында 3-14-55.