19 сентябрьдә, Казанда суытачак. Көндез +10-12 градус булачак. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.
Синоптиклар фаразлавынча, аязучан болытлы һава булачак. Төньяк-көнбатыштан уртача тизлектә искән җил көндез тизлеген 16 м/с кадәр арттырырга мөмкин.
Татарстан территориясендә иртән һәм көндез урыны белән төньяк-көнбатыштан 15-18 м/с тизлектә көчле җил исәчәк. Татарстан буенча көндез +9-14 градус булачак.
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/09/19/171830/